Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама (22-26 октябрь)

22 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында...

22 октябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 13 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 16.16 сәгатьтә калка, 3.03 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.58 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Ангинадан дәва

4 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы зәйтүн мае, уылган ярты баш суган, 1 чәй кашыгы лимон согын кушып, 4 тәүлек буе һәр 3 сәгать саен 2шәр чәй кашыгы кабалар. Ә ютәлне йомшарту өчен 1 аш кашыгы вакланган мандарин кабыгын 1 стакан суда 15 минут пешерәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганчы, чирегешәр стакан эчәләр.

23 октябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 16.33 сәгатьтә калка, 4.18 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 9.54 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Алма, кәбестә, сарымсак ашарга ярамый, балан, мүк җиләге ашау файдалы.

Сихәтле кабак төше

Простатитны кисәтү өчен, болай дәвалану яхшы. 250 г кабак төшен тарттырып, 200 г чәчәк яки карабодай балы кушалар, әйбәтләп болгатып, суыткычка куеп торалар. Масса куергач, әстерхан чикләвеге зурлыгында шарчыклар әвәлиләр (аларны суыткычта саклыйлар). Иртәнге ашка 30 минут кала берәр данә ашыйлар. Әзерләнгән шарчыклар беткәнче дәваланалар, бер елдан соң кабатлыйлар. Кайберәүләр бу рецептны җиңеләйтә: кабак төшен порошок итеп төяләр дә, ашарга 30 минут кала 1 аш кашыгын шулкадәр үк бал белән кабалар, артыннан 1 стакан су эчәләр. Дәва курсы – 2,5-3 ай, 1 елдан соң кабатлау мәслихәт.

24 октябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 16.50 сәгатьтә калка, 5.33 сәгатьтә бата. 19 сәгать 46 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 9.49 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

25 октябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 17.10 сәгатьтә калка, 6.51 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.45 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

Тырнакны май ныгыта

Организмга кремний, тимер, кальций җитмәгәндә, тырнаклар катламлана, сынучанга әйләнә. Шунлыктан кремнийга (кузаклы фасоль, салат, банан, петрушка, карлыган), тимергә (йомырка сарысы, сыер ите, бавыр, чөгендер, борчак, ногыт борчагы, кипкән җиләк-җимеш), кальцийга (сыр, эремчек, чикләвек) бай ризык ашарга киңәш ителә. 1 чәй кашыгы зәйтүн маена берничә тамчы лимон согы тамызалар да, тырнакка сөртеп, киҗе-мамык перчатка киеп, йокларга яталар, 1 ай буе шулай дәваланалар. 1 литр җылы суда 1 аш кашыгы диңгез тозын эретеп, кулларны шуңа тыгып, 5-7 минут утыру да файдалы. Атнасына 3 тапкыр дәваланырга кирәк, 10 тапкырдан соң уңай нәтиҗә күренәчәк. Чын балавызны бераз эретеп, кич тырнакларга сылап киптерәләр дә, иртәнгә кадәр калдыралар, бу да тырнакларны ныгыта.

26 октябрь (җомга). Сәфәр аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 17.34 сәгатьтә калка, 8.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.41 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Гөлҗимеш кесәле

Панкреатит булганда, гөлҗимеш кесәле эчү файдалы. 4 стакан су, 50-80 г кипкән гөлҗимеш, 1-1,5 стакан шикәр, 4-6 аш кашыгы бәрәңге крахмалы, 1-2 г лимон кислотасы кирәк. Юылган гөлҗимеш җимешләре өстенә 3 стакан кайнар су салып, 1 сәгать тоталар, аннары йомшарганчы пешерәләр. Сөзеп, башка савытка салалар. Җимешләрне изеп, шуңа кушалар, шикәр, лимон кислотасы өстәп, кайнатып чыгаралар да, 1 стакан салкын суда эретелгән крахмал кушып, кайнатып чыгаргач, уттан алып, стаканнарга бүлеп суыталар.

 

Алсу Зәйдуллина

madanizhomga.ru

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп