Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама (7-13 июль)

7 июль (шимбә). Шәүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 23.55 сәгатьтә калка, 13.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.18 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Бронхиттан солы дәвалый

Балалар ютәл һәм бронхиттан интеккәндә, болай дәваланып карарга була. Сөтне кайнатып, термоска салалар. 1 стакан сөткә 1 уч исәбеннән юылган солы өстәп, термосны ябалар, 5-6 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, әз-әзләп балага эчертәләр. Мондый сөтне термоста 20 сәгатьтән артык калдырмау хәерле – әчүе бар. Мамыклы таякчыкны йодка манып, сабыйның күкрәгенә һәм аркасына рәшәткә сызалар (йөрәк турысына сызарга ярамый). Төнгелеккә оекбашларына коры горчица салып йокларга яткыру файдалы. Яисә кара торманы чокып алып, шунда бал салалар да, шушы баллы ширбәтне балага ютәл өянәге вакытында 2-3 чәй кашыгы эчертәләр. Ширбәт кимегән саен, күбрәк чокып, бал өсти баралар.

8 июль (якшәмбе). Шәүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 0.09 сәгатьтә калка, 14.30 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.17 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

9 июль (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 0.32 сәгатьтә калка, 15.50 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.15 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Бәрәңге сихәте (1)

Бәрәңгедә калий, фосфор, кальций, тимер, магний, йод, С, В1, В2, В6, РР витаминнары, фолий кислотасы, А провитамины күп. Иң кыйммәтле үзлеге - С витамины булу: кабыгы белән пешерелгән 200 г бәрәңгедә әлеге витаминның тәүлеклек нормасы бар, тик язга таба ул азая бара. Температура югары булганда, чи бәрәңгене кабыгы белән бергә угычта уалар, ярты аш кашыгы серкә кушалар, марляга җәеп, маңгайга компресс итеп куялар. Ютәлләгәндә, бәрәңгене кабыгы белән пешерәләр, бераз төяләр, киндер капчыкка салып, 1 сәгатькә күкрәккә куеп яталар, өстеннән сөлге урыйлар. Буыннарны чистарту, бөер ташы авыруыннан котылу өчен, көн саен бәрәңге пешкән суны эчәргә кирәк. 2 атнадан соң 1 атна ял итәләр.

10 июль (сишәмбе). Шәүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 1.00 сәгатьтә калка, 17.12 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.13 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Бәрәңге сихәте (2)

Экземалы, пешкән тирегә уылган чи бәрәңге ябалар. Чи бәрәңге согы организмны яхшы чистарта, әмма аны февральгә кадәр генә эчәргә ярый, соңрак бүлбеләрдә соланин артык күбәя, ә ул агулы. Бәрәңге согын гастрит, ашказаны җәрәхәте, шикәр чире, гипертония, геморрой булганда, бермә-бер суга кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Метеоризм булганда, көн саен ач карынга 1 стакан бәрәңге согы эчәргә, аннан соң 1 сәгать буе ашамаска, ятып торырга кирәк. Дәва курсы - 10 көн. Кан тамырлары варикоз киңәйгән урыннарга да көненә берничә тапкыр бәрәңге согы сөртәләр, сокны эчәләр дә.

11 июль (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 1.37 сәгатьтә калка, 18.29 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.10 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

12 июль (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 2.26 сәгатьтә калка, 19.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.08 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

13 июль (җомга). Шәүвәл аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Арыслан йолдызлыгында, 3.29 сәгатьтә калка, 20.31 сәгатьтә бата. 6 сәгать 49 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.05 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Түш итеннән кәтлит

4 кисәк тавыкның түш ите, 150 г укроп кушып туңдырылган атланмай, 2 йомырка, тоз, борыч, сохари оны, үсемлек мае, он кирәк. Тавык итен агач чүкеч белән йомшарталар, 4 кисәгенә дә тоз, борыч сибәләр, урталарына 1әр кисәк укроплы май куеп, конверт итеп төрәләр, туглап күпертелгән йомыркага маналар, онда әвәлиләр, 15 минутка туңдыру камерасына куялар. Алып, кабат йомыркага маналар, онда һәм сохарида әвәлиләр, 10 минутка туңарга куялар. Алгач, кабат йомыркага маналар, онда, аннары сохари онында әвәлиләр. Кызган майлы табада ике ягын да алтынсу төскә кергәнче кыздырып алалар.

 

Алсу Зәйдуллина

madanizhomga.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гороскоп