Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама

11 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында

11 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.27 сәгатьтә калка, 13.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.33 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Баллы алоэ (1)

Бик актив булганга, баллы алоэны 1 айдан артыграк кулланырга ярамый. Иммунитетны ныгыту өчен, 500 әр г алоэ яфрагын һәм әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгаралар, 1,5 стакан бал кушып, караңгы җылы урында 3 көн төнәтәләр дә, тәүлегенә 3 тапкыр, ашаганнан соң, 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә 3 аш кашыгы алоэ согы, 100 г атланмайны, өчтән бер стакан балны кушып, яхшылап болгаталар, кулланыр алдыннан гына 200 г җылы сөткә кушып, өчкә бүләләр һәм тәүлек дәвамында эчәләр.

12 ноябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.54 сәгатьтә калка, 14.01 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.29 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Баллы алоэ (2)

Эчне йомшарту өчен, 150 г алоэ яфрагын ваклап, 300 г җылытылган балга кушалар, 1 тәүлектән соң җылытып, сөзәләр, иртәнге ашка 1 сәгать кала 1 әр чәй кашыгы кабалар. Ирен чабыртканда (герпес чыкканда) көненә 5 тапкыр алоэ согы сөртәләр. Яраларны төзәтү өчен, мондый май әзерләргә була: яртышар стакан бал һәм алоэ согына 1 аш кашыгы медицина спирты кушып, яхшылап болгаталар, суыткычта саклыйлар.

13 ноябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 0.43 сәгатьтә калка, 14.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.25 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

14 ноябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 1.57 сәгатьтә калка, 14.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.22 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Куркум сихәте

Бронхиаль астмадан интеккәндә, 1 чәй кашыгы куркум порошогын 1 стакан кайнар сөттә эретеп, ач карынга көненә 2-3 тапкыр эчәләр. Бронхит вакытында ютәл җанга тисә, ярты чәй кашыгы куркумны тәлинкәдә яндырып, төтенен исниләр, бу какырыкны сыегайта һәм сулыш алуны җиңеләйтә. 

15 ноябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 3.11 сәгатьтә калка, 15.01сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.18 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шуңа күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Салкын тигәндә

Иртән 2 канәфер бөресен төеп, бер чәй кашыгы балга кушалар да, кәнфит кебек суыралар. Төшке аш алдыннан кабатлыйлар. Болай дәвалану авыз куышлыгындагы патоген микрофлораны зарарсызландыра. Ютәл интектергәндә, 2 канәфер бөресен 150 мл кайнар суда 10 минут төнәтәләр. Җылытып, вак йотымлап эчәләр. Канәфер “чәе” какырык бүленеп чыгуны җиңеләйтә, карлыгуны бетерә, температураны һәм югары кан басымын төшерә.

16 ноябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 4.22 сәгатьтә калка, 15.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.14 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Ангинадан – канәфер

5 канәфер кадагын төеп, 1 стакан кайнар сөткә салалар да, бераз суыткач, һәр йотымны озаклап авызда тотып, эчеп бетерәләр. Яисә 10 данә канәферне 250 мл кайнар суга салып, төнәтәләр һәм шуның белән көненә 4 тапкыр авызны чайкыйлар. Зарарлы бактерияләрне юк итү өчен, 1 канәфер кадагын кәнфит кебек суырырга кирәк, бүленеп чыккан селәгәйне йота баралар, туйдыргач, канәферне чәйнәп йоталар – ул эчтәге суалчаннарны да үтерә.

17 ноябрь (җомга). Сәфәр аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 5.33 сәгатьтә калка, 15.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.11 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Кабак коймагы

300 г чистартылган кабак, 1 стакан кефир, 2 йомырка, 5 аш кашыгы он, ярты стакан шикәр, бер чеметем ванилин, үсемлек мае кирәк. Кабакны уртача угычтан уалар. 30-35 градуска кадәр җылытылган кефирга шикәр һәм ванилин салып болгаталар, аннары он кушып туглыйлар. Йомырка сыталар, кабакны өстәп болгаталар һәм табада кыздыралар. Табынга каймак белән бирәләр.

 

Алсу Зәйдуллина

 http://madanizhomga.ru/

Баш мөхәррир фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айга кырын карама