Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама

Кишер чәчне үстерә...

13 гыйнвар (шимбә). Рабигүл ахир аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 4.35 сәгатьтә калка, 13.09 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.33 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Дарусыз дәвалану

Көнгә 2 стакан сөт эчү йөрәк өянәгеннән, 9 өрек ашау күкрәк бакасыннан (стенокардиядән) саклый. Е витаминына бай ризыкларны (яшелчә, сыр, эремчек, борчак, үсемлек мае) көнгә 3 мәртәбә ашау йөрәк һәм кан тамырлары өчен бик файдалы. Атнага 4 кисәк балык ашау миокард инфарк­тыннан үлү куркынычын 44 процентка киметә. Бер көн калдырмыйча бик озак вакыт көн саен 5 әр әстерхан чикләвеге ашаган кеше гомерен 7 елга озынайта, чөнки әлеге чикләвектә йөрәк һәм кан тамырларын холестериннан саклый торган матдәләр күп. Атнага 7 банан ашау йөрәк ритмын нормальләштерә, нерв системасын тиешле энергия белән тәэмин итә.

14 гыйнвар (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.37 сәгатьтә калка, 13.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.36 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Йөрәк еш типсә

Аз гына борчылганда да, кайчак йөрәк бик еш тибә башлый. Аның ритмын җайга салу өчен, тигез микъдарда кушылган әнис орлыгы һәм кориандрны иттарткычтан чыгарып, шикәр кушып болгаталар да көненә 2 тапкыр, ашаганнан соң, 1 әр чәй кашыгы кабып суыралар.

15 гыйнвар (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 28 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 6.31 сәгатьтә калка, 14.26 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.39 сәгать.

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызык­лырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Суганлы алма

Цистит интектергәндә, уылган алма белән суганны һәм балны тигез микъдарда кушып, көненә 3 тапкыр 2 шәр аш кашыгы кабалар. Сихәтләнгәнче, шулай дәваланалар.

16 гыйнвар (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 29 нчы көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 7.20 сәгатьтә калка, 15.17 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.42 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Кишер чәчне үстерә

Чәч тизрәк үссен өчен, тигез микъдарда кушылган кишер һәм лимон согын баш тиресенә әледән-әле сөртергә кирәк. Чәч кавыкланганда, баш тиресенә 10 өлеш календула төнәтмәсенә 1 өлеш касторка мае кушып сөртәләр (атнасына 2-3 тапкыр эшләргә киңәш ителә).

17 гыйнвар (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 30 нчы көне. 1 нче, 2 нче Ай тәүлекләре. Ай Сукояр йолдызлыгында, 8.00 сәгатьтә калка, 16.14 сәгатьтә бата. 5 сәгать 18 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 7.45 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

18 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 8.34 сәгатьтә калка, 17.18 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.48 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.

Тоз тешне ныгыта

Бер чеметем борыч һәм чирек чәй кашыгы аш тозы катнашмасы - менә дигән теш порошогы. Көн саен тешне шуның белән чистарту кариестан саклый, авыздан килгән тәмсез исне бетерә, уртларның канавын, теш сызлавын туктата. Уртларны ныгыту өчен, аларга көн саен сарымсак ышкырга кирәк. Дәва курсы - 2 атна. Аннан соң 5 көн ял итеп, тагын кабатларга мөмкин.

19 гыйнвар (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 9.02 сәгатьтә калка, 18.24 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.51 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Тиз пешә торган пицца

4 әр аш кашыгы каймак һәм майонез, 2 йомырка, 9 аш кашыгы оннан камыр туглыйлар, майланган табага агызалар. Өстенә казылык йә гөмбә, помидор телемнәре тезеп, уылган сыр, тәмләткечләр сибәләр, кетчуп яки майонез белән челтәрлиләр, сүрән утка куеп, өстенә капкач ябалар да сыр эрегәнче пешерәләр.

Алсу Зәйдуллина

madanizhomga.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айга кырын карама