Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама

Ай Укчы йолдызлыгында, 6.42 сәгатьтә калка, 16.04 сәгатьтә бата. 14 сәгать 43 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 8.07 сәгать.

18 ноябрь (шимбә). Сәфәр аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Укчы йолдызлыгында, 6.42 сәгатьтә калка, 16.04 сәгатьтә бата. 14 сәгать 43 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 8.07 сәгать.

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.

Балан сихәте (1)

Түбән кислоталы гастрит булганда, 1-2 аш кашыгы балан җиләген 1 стакан кайнар суда 3-4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 5 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 2-3 әр аш кашыгы эчәләр. Ашказаны эшләмәгәндә, 1 аш кашыгы балан төшен 1 стакан кайнар суга салып, су мунчасында ярты сәгать төнәтәләр, суынгач, сөзәләр, иртән һәм кич, ашарга 1 сәгать кала, 2 шәр аш кашыгы эчәләр. Эч кипкәндә, һәр көн иртән 40-50 балан җиләген бал белән ашау файдалы. Яисә киптерелгән балан төшен тарттырып, шуның 1 чәй кашыгын 1 стакан кайнар суда 10 минут төнәтәләр дә, көненә 1-2 тапкыр бал яки шикәр белән эчәләр.

19 ноябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 7.49 сәгатьтә калка, 16.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.03 сәгать.

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Балан сихәте (2)

Эч киткәндә, 2 аш кашыгы балан җиләген ваклап, ярты стакан балга кушалар да, сүрән утта, болгата-болгата, 10 минут пешерәләр, суыталар, көненә берничә тапкыр 1әр чәй кашыгы кабалар. Геморройдан дәвалану һәм аны кисәтү өчен, 4 чәй кашыгы вакланган балан кайрысын 1 стакан кайнар суда 10 минут пешерәләр (су мунчасында), суытып, сөзәләр, иртән һәм кич ашарга 1 сәгать кала яртышар стакан эчәләр.

20 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 8.52 сәгатьтә калка, 17.06 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 8.00 сәгать.

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Башка операция ясатырга, теш алдырырга, чәч кистерергә ярамый, күзләрне арытмаска кирәк.

Балан сихәте (3)

Нерв киеренкелегеннән котылу өчен, 2-3 аш кашыгы вакланган балан кайрысын һәм 1 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан суга салып, су мунчасында ярты сәгать пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзәләр, атна буена ашарга 1 сәгать кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Артык арыганда, хәлсезләнгәндә, тигез микъдарда кушылган балан кайрысы белән дару ромашкасының 1 аш кашыгын 1 стакан суда су мунчасында 15-20 минут пешерәләр, сөзәләр, йоклар алдыннан 1-2 шәр аш кашыгы эчәләр.

21 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 9.49 сәгатьтә калка, 17.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.56 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтәләр, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмас­ка кирәк. Ач торырга ярамый.

22 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 10.38 сәгатьтә калка, 18.35 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.53 сәгать.

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчәләр файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

23 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 11.21 сәгатьтә калка, 19.30 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.50 сәгать.

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, куллар,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. Ай Сукоярда чакта вегетатив нерв системасын саклау мөһим, арка, умырткалык, йөрәк, кан тамырларын дәвалау, чыныгу уңай нәтиҗә бирә. Аппендикс, баш мие, нерв системасына операция ясатырга, камыр ризыкларын күп кулланырга ярамый. Кәбестә, яшел борчак, суган ашау файдалы.

24 ноябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 11.56 сәгатьтә калка, 20.31 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 7.46 сәгать.

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкәләр зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

Баланнан желе

Балан җиләкләрен яхшылап юып, агач тукмак белән изәләр, эре иләк аша сыттырып чыгаралар да, барлыкка килгән 1 стакан сокка 2 стакан шикәр кушып, яхшылап болгаталар, чиста банкаларга бүлеп, суыткычта саклыйлар. Мондый желе салкын тиюдән саклый, кан басымын төшерә, йөрәк авыртуын баса.

 

Алсу Зәйдуллина.

madanizhomga.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айга кырын карама