Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама

29 май (сишәмбе). Рамазан аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге.

29 май (сишәмбе). Рамазан аеның 14 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 19.40 сәгатьтә калка, 3.38 сәгатьтә бата. 18 сәгать 21 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 17.02 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән.Тыелгысыз хисләр күңелсез вакыйгаларга китерергә мөмкин. Тәэсирләнүчән кешеләргә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге, кычыткан ашау файдалы.

Томаудан - тоз һәм сабын

Бу ысул томау­дан ике көндә коткара. 1 чәй кашыгы тозны 1 стакан җылы суда эретеп, борынны шуның белән әледән-әле юдыралар. Булышмаса, тома балавыз (прополис), эвкалипт яки тырнак

гөл (календула) төнәтмәләре (1 стакан суга ярты чәй кашыгы) өстәргә була. Яисә өчтән бер чәй кашыгы сыек балга 1 аш кашыгы кайнаган су һәм чөгендер согы кушып, һәр борын тишегенә, җылы килеш, 2 сәгать саен 3 әр тамчы тамызалар. Йә булмаса, кер сабынын күбекләнгәнче күпертеп, мамыклы таякчык белән борын эченә сөртәләр, яндырса да, түзәргә кирәк. Көненә 4-5 тапкыр кабатлыйлар. Яки 7 тамчы тырнак гөл төнәтмәсен 1 аш кашыгы суга кушып, тамызлар. Тигез микъдарда алынган үсемлек мае һәм яңа сыгылган кишер согын кушып, берничә тамчы сарымсак согы өстиләр, көненә 3-5 тапкыр һәр борын тишегенә 5 әр тамчы тамызалар.

30 май (чәршәмбе). Рамазан аеның 15 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 20.45 сәгатьтә калка, 4.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.05 сәгать.

Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.

Лимонлы кабак

1 кг кабак белән 2 лимонны иттарткычтан чыгарып, 1 кг шикәр кушалар, пыяла савытта караңгы урында сак­лыйлар. Гипертония, диабет булганда, нервлар какшаганда, ашар алдыннан берәр аш кашыгы кабалар.

31 май (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 16 нчы көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 21.42 сәгатьтә калка, 4.43 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.07 сәгать.

Мәхәббәт, иҗат, яшәү шатлыгы көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәләрне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзләргә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.

1 июнь (җомга). Рамазан аеның 17 нче көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 22.31 сәгатьтә калка, 5.25 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 17.10 сәгать.

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр сис­темасы, бил, бөерләр, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Алмалы-грушалы татлы бәлеш

1 банка куертылган сөт, 3 йомырка, 1 стакан он, 2 алма, 1 груша, 1 чәй кашыгы атланмай, 1 аш кашыгы манный кирәк. Куертылган сөт, йомырка һәм оннан камыр туглыйлар. Алма һәм грушаны телемләп турыйлар. Табаны майлап, манный сибәләр, алма белән груша телемнәрен тезәләр, өстенә камыр агызалар, газ мичендә уртача утта әзер булганчы пешерәләр.

Алсу Зәйдуллина

madanizhomga.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе