Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама

25 ноябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге.

Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.25 сәгатьтә калка, 21.38 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.43 сәгать.

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзләрне саклау мөһим.

Күңел төшенкелегеннән дәва (1)

Көз көне халыкның күпчелеге күңел төшенкелегеннән интегә. Уникаль методика авторы Алина Рейзельман тәкъдим иткән ризыклар белән тукланганда, депрессиягә бирешми калып була, шулай ук алар көч өсти, баш мие эшен яхшырта, нерв системасын да ныгыта. Беренчесе – балык мае. Омега-3, A, B, E витаминнары кытлыгы апатия, сәбәпсез сагышлану китереп чыгара, эшләү сәләтен киметә, нерв системасын какшата. Сельдь, шамбы, җәен, скумбрия, палтус, сөләйман балыгын атнасына кимендә ике тапкыр ашарга киңәш ителә, андый мөмкинлек юк икән, биоөстәмәләр – балык мае, омега-комплекслар, D витамины куллану зарур. Сөт һәм әчегән сөт ризыклары - аксым, кальций һәм витаминнар чыганагы. Сыр, кефир, йогуртларны организм җиңел үзләштерә, алар серотонин эшләнүгә булыша.

26 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 12.50 сәгатьтә калка, 22.47 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.40 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризыклар белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. Мунча керү файдалы.

Күңел төшенкелегеннән дәва (2)

Чикләвекләр һәм кабак, көнбагыш төше туендырылмаган май кислоталарына, E, B, K, PP витаминнарына,Ca, Mg, Mn, Cu, Zn, Fe минералларына бай. Көзен бигрәк тә татлы бадәм чикләвеге файдалы. Нутриентларга (азык матдәләренә) бай яшелчәләр һәм яшел тәмләткеч үләннәрне ашау кәефне күтәрә, энергиягә баета. Баклажан, томат, чөгендер, кишер, шпинат эч пошудан саклый. Банан, хөрмә, цитруслылар, йөзем, кара җимеш, шәфталу, фейхоа кәефне күтәреп кенә калмый, баш мие эшчәнлеген дә яхшырта, стресстан саклый. Какао (ачы шоколад) магний, тимер, калий, кальций, натрий кебек минералларга туендыра, эндорфиннар ясалуга булыша. Йомырка – B витамины һәм аксым чыганагы, ул тиз арада организмга хәл кертә, нерв системасын ныгыта һәм бавырны саклый.

27 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 8 нче көне. 10 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 13.12 сәгатьтә калка, 23.13 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.37 сәгать.

Нәсел, гаилә, гореф-гадәтләр белән бәйле көн. Ял итү, йокы туйдыру, гаиләне ныгыту өчен иң шәп вакыт. Әйләнә-тирәдәгеләргә игътибарлырак булу сорала. Сизү әгъзалары, йөрәк-кан тамырлары системасы, сөякләр зәгыйфь. Ач тору файдалы.

28 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 9 нчы көне. 11 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 13.32 сәгатьтә калка, 0.00 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.35 сәгать.

Үзгәрү, сафлык, катгыйлык көне. Һәр эштә дә сак һәм игътибарлы булу сорала. Башланган эшне ахырына җиткерергә кирәк. Бу көннең энергетик куәте бик зур, кешедә искиткеч табигый көч уянырга мөмкин. Арып-талганчы эшләргә ярамый. Сизү әгъзалары, йөрәк, умырткалык, үпкә зәгыйфь.

29 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 10 нчы көне. 12 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 13.52 сәгатьтә калка, 1.16 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.32 сәгать.

Шәфкать, сабырлык, мәхәббәт энергиясенә бай көн. Сәламәтлеккә игътибарлы булырга, йөрәккә киеренкелек китермәскә кирәк. Ашкайнату әгъзалары, кан әйләнеше системасы зәгыйфь. Дарулар яхшы үзләштерелә.

Шифалы балан

Чуаннан, эренле сыткылардан, экземадан котылу өчен, аларга көненә 1-3 тапкыр балан согы белән компресс куярга кирәк. 2-3 атна дәвалангач, 1 атна туктап торалар, аннары тагын кабатлыйлар. Нәтиҗәсе күренсен өчен, 3-4 курс зарур. Экзема булганда, көненә ярты литрга кадәр балан согы эчү файдалы. Төнәтмә дә ярый: 2 аш кашыгы балан җиләген 1 стакан суда ярты сәгать төнәтәләр, ашарга 1 сәгать кала яртышар стакан эчәләр. Җәрәхәтләр тизрәк төзәлсен өчен, 1 аш кашыгы балан җиләген сытып, өстенә ярты стакан кайнаган җылы су салалар, 6-8 сәгать төнәткәч, сөзеп, 1 аш кашыгы бал өстиләр, шуның белән яраларга компресс куялар.

30 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 14.13 сәгатьтә калка, 2.35 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.29 сәгать.

Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.

1 декабрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 14.36 сәгатьтә калка, 3.57 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.27 сәгать.

Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.

Эремчекле кекс

270 г майлы эремчек, 150 г атланмай, 250 г шикәр, 3 йомырка, 1 г ванилин, 100 г йөзем, 10 г камыркүперткеч, 300 г он, бизәү өчен шикәр оны (пудра) кирәк. Йомшартылган атланмайны шикәр һәм ванилин кушып туглыйлар, эремчекне өстәп, миксер белән болгаталар. Аннары 3 йомыр­каны сытып, тагын туглыйлар. Камыркүперткеч кушылган онны әз-әзләп өстәп, миксер белән болгаталар, иң соңыннан йөзем кушалар. Кекс формаларын майлап, өчтән икесенә кадәр камыр салалар, 170 градуска кадәр җылытылган газ мичендә сәгатькә якын пешерәләр. Бераз суынгач, формасыннан алып, шикәр оны сибәләр.

 

Алсу Зәйдуллина

madanizhomga.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айга кырын карама