Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама

Сәфәр чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне.

9 декабрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 22.29 сәгатьтә калка, 12.08 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.10 сәгать.

Сәфәр чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәл­иткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяклар зәгыйфь.

Борынны юдыру

Томау дарулары күптөрле булса да, араларында файдалысы аз. Иң гади һәм нәтиҗәле чара – борын куышлыкларын юдыру. Ярты стакан кайнаган суга ярты чәй кашыгы тоз, чирек чәй кашыгы сода салырга, 1-2 тамчы йод тамызырга да, шуның белән тамак өстен көненә 3-4 тапкыр юдырырга кирәк (бер борын тишеген томалап, икенчесе белән тозлы суны эчкә суырып алалар һәм авыз аша чыгаралар).

10 декабрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.46 сәгатьтә калка, 12.31 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать.

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Сихәтле чәй

Чәйнең туган җире булып Кытай һәм Һиндстан санала. Кытайларда: “ Бер көн чәй эчмичә торганчы, өч көн ашамыйча торуың яхшырак,” – дигән мәкаль бар. Тик чәйне кайнар килеш эчү генә файдалы. Чәй сусауны баса, ризыкны эшкәртүгә булыша, организмнан токсиннарны чыгара. Анда 500 гә якын микроэлемент, аксым, аминокислота, углевод һәм витамин бар. Мәсәлән, чәйдә ананас һәм кишердәге кадәр үк А витамины исәпләнә. Көн саен чәй эчү организмны С витаминына туендыра, җәй көне исә тир белән бүленеп чыккан кальций микъдарын тулыландырып тора.

11 декабрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 0.35 сәгатьтә калка, 12.51 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Ангинадан – җиләк яфрагы

Кура җиләге яфрагы төнәтмәсе ялкынсынуны киметә, ашказаны-эчәк, сулыш юллары авыруларын җиңеләйтә. Ангина вакытында тамакны чайкау өчен дә сихәтле. 2 аш кашыгы киптереп вакланган яфракны 1 стакан кайнар суга салып, җылы урында 1-2 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, чәй урынына эчәләр яки тамакны чайкыйлар. Бу - бронхит, стоматит, фарингит булганда да бик шәп дәва.

12 декабрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 1.00 сәгатьтә калка, 13.09 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.06 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Яңа йорт төзи башларга була. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

13 декабрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 2.12 сәгатьтә калка, 13.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Тырнак гөл шифасы

Катарактадан (күз ясмыгы тукымасы тоныкланудан) интегүчеләргә тырнак гөл (календула) ярдәм итә. 3 аш кашыгы киптереп вакланган чәчәкне термостагы ярты литр кайнар суда 1-2 сәгать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Шушы төнәтмә белән күзләрне юдыру да файдалы.

14 декабрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 3.23 сәгатьтә калка, 13.48 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичереш­ләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Күзне “сыйлау” зарур

Күз күреме начараймасын өчен, дөрес туклану мөһим. Көн саен күрәгә яки өрек, как яки йөзем, кишер яки кабак ашарга тырышу зарур. Петрушка, укроп, яшел суган, кукуруз да бик файдалы. Эчемлекләрдән яшел чәйгә, дүләнә төнәтмәсенә өстенлек бирергә кирәк. Иң әйбәт иртәнге аш исә – уылган кишергә каймак яки үсемлек мае сибеп ашау.

15 декабрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 4.32 сәгатьтә калка, 14.09 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Шоколадлы печенье

2 йомырка агы, 40 г шикәр оны (пуд­ра), 1 чәй кашыгы ванильле шикәр, 40 г шоколад, 40 г он кирәк. Йомырка агын агач кашык белән каты итеп туглап күпертәләр, туглаудан туктамыйча, шикәр оны һәм ваниль, аннары он кушалар. Шоколадны пычак белән вак кына турап, өстиләр дә, тагын туглыйлар. Фольга җәелгән табага чәй кашыгы белән салып, 160 градуслы газ мичендә 15-20 минут пешерәләр.

Алсу Зәйдуллина

http://madanizhomga.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айга кырын карама