Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айга кырын карама

9 апрель (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 2.34 сәгатьтә калка, 10.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.44 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Операцияләр ясатмау хәерлерәк. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Иммунитетны ныгыту

Тигез күләмдә гөлҗимеш, балан җиләкләрен, мелисса һәм шалфей яфракларын кушалар да, кайнап торган суга салып, термоста 2 сәгать төнәтәләр, аннары, сөзеп, 1-2 тамчы сырганак мае, бераз бал өстиләр, көнгә 2 тапкыр эчәләр. Табында һәрвакыт ит, балык, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш, яшел тәмләткечләр, чикләвек, яшел чәй булырга тиеш - диетологлар бу ризыкларны иң шәп иммуномодулятор (иммунитетны ныгыткыч чара) дип саный.

10 апрель (сишәмбе). Рәҗәб аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 3.08 сәгатьтә калка, 11.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.48 сәгать.

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзләрне арытмаска кирәк.

Астматик бронхиттан дәва

Тигез микъдарда чабыр, сары мәтрүшкә үләннәрен, мәче борчагы, татлы тамыр, андыз тамырларын кушып, 2 аш кашыгы катнашманы 300 мл кайнар суда пешерәләр, төреп, җылы урында 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, җылы килеш көненә 4 тапкыр, ашарга 15 минут кала, яртышар стакан эчәләр.

11 апрель (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 3.36 сәгатьтә калка, 12.50 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.53 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Җиләк суы арыганны баса

Бик каты арыганда, хәлсезләнгәндә, 1 өлеш нарат җиләгенә 3 өлеш гөлҗимеш җиләге кушалар, шуның 100 граммын ярты литр кайнар суда 10 минут кайнатып, 30 минут төнәтәләр, көненә 2 тапкыр яртышар стакан эчәләр.

12 апрель (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.00 сәгатьтә калка, 14.01 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.57 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

13 апрель (җомга). Рәҗәб аеның 27нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.21 сәгатьтә калка, 15.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 14.02 сәгать.

Организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Пәхләвә

3 стакан он, 300 г атланмай, 3 йомырка сарысы, 200 г каймак, ярты чәй кашыгы сода, тоз һәм ванилин кушып, камыр басалар, 3 өлешкә бүлеп, 1 сәгатькә суыткычка куялар. 5 йомырка агын 2 стакан шикәр кушып туглыйлар да, 1 стакан төелгән чикләвек (әстерхан чикләвеге, фундук яки бадәм) кушалар. Камырның беренчесен җәеп, майланган табага уклау белән күчерәләр, эчлекнең яртысын тигезләп җәяләр, өстенә икенче җәем камырны куеп, эчлекне бушатып бетерәләр дә, өченче җәем камыр белән каплыйлар. 2 йомырка сарысын туглап, өстенә шуны сөртәләр дә, иң астагы җәемне кисмичә, өстәгеләрен ромбларга кисәләр, һәр шакмакның уртасына чикләвек батырып, 200 градуслы газ миченә куялар. Өсте бераз кызгач, киселгән турыларга сыек бал агызып, пешереп бетерәләр. Суынгач, аска кадәр кисеп төшерәләр һәм матурлап зур савытка тезәләр.

Алсу Зәйдуллина

madanizhomga.ru

Фото: dachnaya-zhizn.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев