Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айгөл Бариева гаиләсендә зур югалту

Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева гаиләсендә зур кайгы. Җырчының тормыш иптәше вафат.

Бу хакта социаль челтәрләрнең берсендә Айгөлнең дусты, сәхнәдәше Лилия Муллагалиева хәбәр итте. «Бүген коточкыч хәбәр белән төнем бүленде. Якын дустыбыз Линарның гомере өзелде. Юк, ышанасы килми. Айгөлкәем авыр кайгыңны уртаклашам, түз җаным, сабыр бул. Линар, мәңге безнең арада булырсың. Син БИК күңелле, рәхәт кеше идең. Тыныч йокла, урының оҗмахта булсын», дип язган Лилия әлеге хәбәрендә.

— Бик кызганыч. Линарның гомере шулай тиз өзелер дип кем уйлаган. Матур гына яшиләр иде. Табиблар инфаркт дигән. «Ашыгыч ярдәм» дә килгән. Әмма коткара алмаганнар. Линарны бүген Казанның Яңа бистә зиратына җирлиячәкләр. Сабырлык телим,-ди җырчы Гөлнара Габидуллина.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев