Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айгөл Фазыйлованың хәле авырайган

Яман авыруга каршы көрәшүче Айгөл Фазыйлова үзенең хәле начараюы, шул сәбәпле кичекмәстән хосписка ятуы һәм үпкәләреннән сыеклык суыртулары турында хәбәр итә.

Экстрен медицина манипуляцияләрен үткәрү турында карарны табиблар кичә УЗИдан соң кабул иткәннәр. "Әмир (улы - ред.) белән ашыгыч рәвештә хосписка килдек, анда миңа бу процедураны ясадылар, - дип яза Айгөл Instagram социаль челтәрендәге шәхси битендә. - Әнисенең авыруын күрүе кирәк түгел, аңлыйм, әмма ул минем таянычым! Чын ир-ат!" Айгөл улының ярдәме аңа көч бирә дип белдерә, ул теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгуга ышана. «Улым-минем терәгем һәм тормыш мәгънәсе», - ди Айгөл Фазыйлова. Ул дәвалануын дәвам итә. Әмма медиклар Айгөлнең көннәре санаулы дип саный. Шушы көннәрдә Айгөл алдагы дәвалау юлын билгеләү өчен үз табибының ялыннан кайтуын көтүе хакында язган иде. Берничә атна элек аның хәл торышы начарланды. Хәер, соңрак ул тагын "Хәлләр тотрыкланды. Төзәлүгә барам, тфү-тфү", - дип белдерде.

Айгөл Фазыйловага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанк картасы номеры 5469620021801608.

Тулырак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Айгөл