Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айгөл Рәхимова психологка мөрәҗәгать иткән

Татар эстрадасының яшь җырчысы Айгөл Рәхимованың шәхси тормышы турында күп кенә имеш-мимешләр йөри. Айгөл исә аларга нокта куерга теләп, TMTV телеканалына интервью биргән.

- Айгөл, шәхси тормышың турында сине нәрсә безгә сөйләргә этәрде?
- Нәрсәдер этәргеч булып чыкты димәс идем. Вакыт килеп җиткәндер инде. Минем шәхси тормыш турында нинди генә имеш-мимешләр йөрми инде, кемгә генә кияүгә чыгармадылар, нинди генә юраулар булмады. Мин беренче тапкыр үз йөрәгемне сезгә ачам һәм бөтен имеш-мимешләргә нокта куясым килә.

- Сине никах укыттың дип әйтәләр, дөресме бу хәл? Бәлки сөйләп китәрсең?
- Әйе. Дөрестән дә, мин октябрь аеннан бирле никахка әзерләнә идем. Тик барып чыкмады. Бердә уйламаган идем, яраткан кешем (прим.ред. исеме әйтелми) белән никах алдыннан аерылашырбыз дип.

- Бәлки, танышуыгыз һәм ни өчен аерылышуыгыз хакында сөйләп китәрсең?
- Без аның белән бергә уртак дуслар аша таныштык. Мин беренче булып адым ясаучы кеше түгел. Ул мине тәвәкәллелеге белән яулады, минем бар дөньямның астын өскә китерде. Озын-озак очрашулар, кочак-кочак чәчәк бәйләме, кинога йөрүләр, әлбәттә, болар барысы да булды. Тиз арада без аның белән гаилә, балалар турында сөйләшә башладык, киләчәккә планнар төзедек. Һәм ышанасыда килми, бер көнне йөрәк чәлпәрәмә килә һәм аның сәбәбе миңа социаль челтәрдә килгән шәхси хат, фотосүрәтләр булды.

- Мин, гомүмән, таныш булмаган кешеләр белән язышмыйм, белмәгән номерларга җавап бирмим. Тик ул көнне иртәдән бирле үк миңа бер кыз яза, шалтырата башлады. Тик шулай да күңел нидер сизде. Һәм ул кыз белән языша башлагач, мине яраткан кешем алдавы ачыкланды. Мин башта, әлбәттә, ышанмадым, тик ул кыз миңа фотосүрәтләр җибәрә башлады. Һәм шул ук минутта яраткан кешемә карата бар хисләрем чәлпәрәмә килде. Беләсезме, җәрәхәтләнгәч яра ничек сызлый? Минем шулай ук булды, тик яра түгел, ә йөрәгем мең кат ныграк әрни-әрни үкседе. Кич белән мин аның белән бу хакта утырып сөйләшергә булдым. Тик бу начар фикер булып чыкты. Акырыш, кычкырышны яратмыйм, тик ул кичне ул мине яратмаганын аңладым. Чөнки яраткан кешеңә акырмыйсың, кул күтәрмисең. Нәкъ шулай... кул күтәрмисең. Шул минутта гына мин бу мәхәббәтне үзем уйлап чыгарганын аңладым.

- Мин аның бераз каты күңелле икәнен белә идем. Кичләрен дусларым белән җыелышканны, үземә ир-атлар игътибарын бер дә өнәп бетерми иде. Тик ир-атка күпме аңлатма, мин сәхнә кешесе дип, игътибар барыбер булачак дип, ул аңламаячак. Узенекен бердә бирәсе, бүлешәсе килмәячәк. Кайбер чыгышлардан баш тартырга туры килде, дусларым белән азрак аралаша башладым, яраттым, ышандым бит. Бер кичтә - бар дөньяң әйләнергә мөмкин, минем нәкъ шулай булып чыкты. Шушы вакыйгадан соң, мин үземә гел бер сорау бирәм: якын кешенең хыянәтеннән соң, яңадан ничек кешегә ышанырга була, бар күңелеңне биреп сөелергә?! Бик авыр вакыт булды ул...һәм хәзер дә җиңел димәс идем. Шул сәбәпле мин психологка да йөри башладым. Аның рәхмәте белән мин яңадан үземне табам, яңадан яратырга өйрәнәм.

Чыганак: TMTV телеканалы.
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250