Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аӊыма килдем – гипс (фото)

Бу көннәрдә һава торышыныӊ тотрыклы булмавы аркасында урамнарнарда, бигрәк тә Балтач бистәсенеӊ узәгендә җәяүләп йөрү кыенлашты. Урамнарныӊ кеше йөрерлек һәм егылып тән җәрәхәтләре алмаслык итеп тоту кемгә йөкләнгән соӊ? - дип шалтыратучылар булды.

Балтач коммуналь-хуҗалык җитәкчесе Рәшит Гәрәфиев бу мәсьәләләр хәзер «Благоустройство» ширкәте һәм бистә башкарма комитеты карамагындагы эш, дип җиткерде. ООО «Благоустройство» ширкәте җитәкчесе Наил Габдрахманов үз чиратында каралган килешү нигезендә бистәнеӊ җәяүлеләр йөри торган күперләрен тиешле хәлдә тоту гына аларныӊ вәкаләтләренә керүен белдерде.
Тротуарларны кардан чистарту, йөрерлек хәлдә тоту Балтач МДСУ-1 оешмасына йөкләнгән, менә хәзерге вакытта (бу сөйләшү иртәнге 7 тулып 10 минутта булды) иӊ бозлы урамнарга реагент сиптерү мәшәкате белән йөрибез, диде Балтач бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов. Үзәк урамнарда җәяүлелер йөргән урыннарга мондый катнашма сиптерүне барлык кеше дә хупламый, биналарга ияреп керә, аяк киемнәрен бетерә, дип күбесе зарлана, ди ул.
Ничек кенә булмасын, үзебезгә дә сак булырга кирәк, җәмәгать. Югыйсә, барыбызга да таныш кинодагыча : «егылдым, аӊыма килдем, гипс», дип кабатларга туры килмәсен.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250