Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айлык түләү кемнәргә бирелә?

Россиянең кайбер гражданнары 5500 сум күләмендә айлык акчалата ярдәмне алырга мөмкин.

Аны гражданнардан 1 июльдән кабул итә башлаган гаризалар буенча РФ Пенсия фонды билгели.

Баланы бер ата-ана тәрбияләгән очракта, 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалы гаиләләргә яңа акчалата түләү каралган. Икенче шарт - гаилә кереме төбәкара яшәү минимумы күләменнән артмаска тиеш.

Пенсия фондында аңлатуларынча, монда гаиләнең барлык әгъзаларының керемнәре исәпкә алына (шул исәптән пенсияләр, пособиеләр, балаларга түләүләр, алиментлар һ.б.). Шулай ук күчемле һәм күчемсез милек исәпкә алына.

Гражданга пособие алу өчен гариза бирергә кирәк: моны дәүләт хезмәтләре сайты аша яисә шәхсән Россия Пенсия фонды бүлегендә эшләргә мөмкин. Түләү күләме гаиләнең яшәү төбәгенә бәйле, Россия буенча ул аена уртача 5 мең 500 сум тәшкил итә.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие айлык түләү