Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айнур плюс комиссар Графити (+фоторепортаж)

Эт елына кергәндә бу җан иясе турында шулкадәр күп сөйләштеләр, ирексездән күңелдә хезмәте турыдан-туры этләр белән бәйле берәр кеше белән сөйләшү, аралашу уе туды. Районда ул бердәнбер булып чыкты. Дөрес чамаладыгыз: эчке эшләр бүлеге хезмәткәре ул. Кинолог.

Кинолог Айнур Хәбибуллин һәм аның дүрт аяклы хезмәттәше белән үзәк чыршы янында очрашырга килештек. Этләрдән курыйкмыйм дип уйласам да, борынчыксыз, шактый зур, бик җитди эт күреп (ни дисәң дә, немец овчаркасы булып чыкты), бер мәлгә аптырап калдым. Әле алай гынамы, паркка керүгә, хуҗасы аны бөтенләй ычкындырды. Ярый әле, минәйтәм, фотога төшерү сылтавы белән булса да, хезмәттәшем Зәлия Фәйзрахманова белән бергә менгәнбез...

– Курыкмагыз, бик акыллы, тыныч эт ул безнең, – ди Айнур. Аңлагандай, эте дә хуҗасының күзенә генә карап тора...

– Ничек кинолог булып киттегез?

– Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң полициягә эшкә кердем. Ике елдан шушы эшне тәкъдим иттеләр. Ул чакта бүлектә эт юк иде. Казанга үзем барып алып кайттым. Сайлыйсын сайлап бетергәннәр, ике генә эт калган иде. Шулар арасыннан үземә ошаганын алдым инде. 2010 елның апреле иде бу. Графитига бер яшь иде. Тиз ияләнде. Эт икенче хуҗага гына авырдан ияләшә икән. Май аенда инде эт белән алты айга укырга киттем. Теорияне өйрәтәләр дә, эт белән практика үтәсең. Үзебезне дә күп нәрсәгә өйрәттеләр. Этләрне өч юнәлеш буенча хәзерлиләр: ис, шартлаткыч, наркотиклар. Безгә иң катлаулысы: ис буенча гомуми өйрәтергә, ягъни нәрсә буенча эзләргә кушсаң, шуны табарга өйрәтәсе иде. Имитатор белән өйрәттек...

– Бу этләр гади әйбер генә ашамыйдыр инде?

– Көнгә 600 грамм махсус ризыкны МВД бирә. Шулай ук витаминнар, махсус ошейник, талпаннарга каршы эшкәртү өчен препаратларны да министрлык аша алабыз. Моннан тыш ашлар, боткаларны да яратып ашый. Тозлы, борычлы әйберләр генә бирергә ярамый.

– Сезнең карамакта ничә эт бар?

– Башта бер генә эт иде. 2015 тә шушы ук нәселле Иджи кушаматлы эт алып кайттык. Анысы конвой хезмәтенә, ягъни сак астындагыларны озата бару өчен. Икесе тиз дуслаштылар. Дөрес, аларны акрынлап ияләштерәсең инде, алып кайттың да, бергә җибәрдең түгел. Әйткәнемчә, Графити искиткеч акыллы, командаларны берсүзсез үти, ул да ярдәм итте. Аның белән күп җирләрдә булдык. Машинада йөрергә болай да бик ярата, поездда да, бронетранспортерда да үзен тыныч тотты. Казанда үткән Универсиадада, су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатында эшләдек. Алты ай ярым Чечняда,  Дагыстанда булдык. Чечняда чакта бер кечкенә көчек баласы калдырып киткәннәр иде, шуны саклап үстерде, Дагыстанга күченгәндә дә үзебез белән алдык әле аны. Ничә этегез бар дип сораган идегез бит әле. Быел җәй көне Графити бик нык авырды, берьюлы дүрт аягы да “отказать” итте. Казанга УЗИларга алып бардык, җиде төрле укол билгеләделәр... Ярый әле әти мал табибы, айлар буе шул уколларны кадап, массажлар ясап, тәки аякка бастырдык үзен. Әмма барыбер сентябрьдә “комиссовать” иттеләр үзен. Аның урынына икенче эт – Бельгия овчаркасы бирделәр. Алты айлык кына. Алган чакта бөтенләй кечкенә иде. Сайлап алырга бу юлы этләр күп иде. Хәзер бит инде тәҗрибә бар, элекке кебек, кайсы ошый шунысын түгел, үзеңчә психикасын, характерын карап аласың. Куркак түгелме, шуңа игътибар итәсең. Куркак этләр белән эшләргә бик кыен. Килеп керүгә, эндәшүгә, берсе “очып” килде, шунысын алдым. Аның белән дә ияләштек инде.

– Ә бүген бу этләр кайда яши соң?

– Авылда. Соснада. Әле безнең үзебезнең йорт эте Шарик та бар. Ул да алардан күреп, берничә команданы өйрәнде инде. Балачактан эт яраттым мин, өйдә гомергә эт асрадык. Әле кечкенә чакта әти белән фермага баргач, жәлләп, тагын бер көчек баласы алып кайттым. Актүш иде анысы. Картаеп, сукыраеп үлде. Менә шулай башта икене, аннан өчне асрадык, бүген дүртәү... Күршеләр дә бик ярата үзләрен. Бигрәк тә Графити бөтен кешене белеп бетерде инде, авырганда бөтенесе “тәмлүшкә”ләр белән сыйлап, үзләренә ияләштерделәр, аны ишегалдында бәйсез генә йөртәбез. Әйткәнемчә, командаларны шулкадәр тайпылышсыз үти. “Сакла” дип әйтәсең икән, ул шул урыннан син килеп башка команда биргәнче селкенми дә, башка кешене якын да китерми. Чечняга Татарстаннан алты эт барган иде, барысы да Графитины аерым яратты, кайтыр алдыннан йөздән артык кешенең барысы да аның белән карточкага төште. Әле дә хәлен сорашып торалар.

– Командалар димәктән, бер тапкыр укырга барды, курслар алды да, шуның белән шул була алмыйдыр инде. Алар да кешеләр кебек даими кабатлатып тормасаң, күнекмәләрне, командаларны онытамы?

– Сүз дә юк.  Кинологлар дрессировка буенча гомуми курс үтә, менә шуларны өйдә дә кабатлыйсың, даими шөгыльләнәсең инде.

– Графити белән күп җирләрдә булдык дидегез. Ә районда аның ярдәме белән ачылган җинаятьләр булдымы?

– Булды. Төрле очракта, төрле авыр җинаятьләрне “кайнар эз”дән ачарга ярдәм итте. Берсендә бик эссе көн иде. Эзне тиз алды. Киттек. Бер километрлап баргач, әлсерәп бетте, шунда елга ага иде, кереп ятып, хәл алды да, тагын дәвам итте. Шул йортка алып барды. Ә икенче берсендә кичке як, яңгыр сибәләп тора. Яңгыр күп яуса ис бетә, эз югалырга мөмкин иде. Өлгерде, шулай ук бик тиз тапты...

– Күзегезгә генә карап тора. Командаларыгызны гына түгел, күңел халәтегезне дә аңлыймы?

– Кая гына барсам да, ул мине капка төбенә чыгып каршы ала. Кәефең юк, арыгансың икән, нишләргә белми инде...

Без сөйләшкәнне акыллы гына тыңлап торган, Зәлия әллә ничә урынга күчереп фотога төшергәндә дә сабыр гына Айнур янәшәсенә килеп утырган Графитины үзем дә күптән беләм кебек тоела башлады. “Яратсам буламы?” – дип рөхсәт сорыйм. “Утыр!”ны тыңлап, аяк очыма килеп утырган этне курка-шикләнә (курыкмам кебек иде ләбаса!) сыйпыйм. Ә ул селкенми дә. Шул арада хуҗасы: “Үл! –Умри!” командасы бирә,  баһадир эт аякларыма сузылып ята. Бу юлы инде мин селкенмим. Ул арада “Рядом” командасына ияреп, берни булмагандай, Графитиебыз хуҗасы янәшәсендә капкага юнәлде. Зәлия белән без дә янәшә бастык. Сүз әйтмәде...

Гөлсинә ГАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәр