Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айрат Хәйруллин: “Көндәшлек турында уйлаганым юк”

"Көндәшлек турында уйлаганым юк" ди Балтачта иң беренчеләрдән булып эшмәкәрлеккә керешкән Айрат Хәйруллин

Айрат һәм аның командасының ниләр белән шөгыльләнгәнен белсәм дә, моңа кадәр үзе белән аралашырга туры килмәде. Ниһаять, форсат чыкты. Аның Казан егете булуын белгәнгә, әңгәмәбезне: "Ни өчен Балтач? Нигә безне сайладың?"- ише сораулар белән башладым.
- Минем әни чыгышы белән Шубаннан бит. Дөрес, яшьли күченгәннәр. Әмма авыл белән элемтә өзелмәде. Мин бала чактан анда кайтырга бик яраттым. Шуңа да автотранспорт техникумын тәмамлагач, мәҗбүри эшләргә тиешле өч елны (ул чакта отработка дигән мәҗбүрият бар иде бит - ред.) Шубанда - "Алга" колхозында инженер-механик булып эшләдем. Менә шул елларда Балтачка чын-чынлап ияләндем, кире Казанга китәсе килмәде. Аннан ике ел райпо системасында эшләдем. Дуслар таптым, Балтач кызы Резидәгә өйләндем, өй салдым, бер-бер артлы кызыбыз Айсылу, улыбыз Рамазан туды. Шулай итеп чын Балтач кешесенә әйләндем. Эшмәкәрлеккә кереп китү дә ничектер үзеннән-үзе килеп чыкты. Запас частьларга кытлык зур, ә аларны үзәкләштерелгән тәртиптә кайтарып бирү системасы таркалган - менә шушы юнәлештә эш башладым. Аннан Балтачта газ заправкасы юк иде, аны ачып, берничә ел эчендә 5 меңнән артык машинаны газга көйләдек. Бераздан соңгысын калдырырга, запас частьлар алып кайтып сатудан ремонт-техник хезмәт күрсәтү эшенә күчәргә туры килде.
Балтачны әйләнеп үтә торган Себер тракты, ягъни Казан-Малмыж юлының Балтач өлешендә, әле ул чакта ялан кыр уртасында җир алганда эшмәкәр егет үзе дә бу урынны тора-бара районның иң куәтле оешмалары комплексы булыр дип күзалламагандыр. Бүген монда нинди генә хезмәт күрсәтү оешмалары юк. Элекке чүплекне берсеннән-берсе мәһабәт, матур биналарга - бөтенесе исәпкә алынган тулы бер комплекска әйләндергән Айрат Хәйруллин биләмәләре алар арасында аерылып тора. Дөрес, соңгы елларда көндәшләр дә тик ятмый.
- Беләсезме, минем көндәшлек турында бөтенләй уйлаганым юк. Кеше ничек эшли, ниләр белән шөгыльләнә, нинди бәя куя... - берсе белән дә кызыксынмыйм, мин үземчә эшләргә һәм үзем теләгән әйберләр белән шөгыльләнергә яратам, - ди ул, бу турыда сүз чыккач.
Мисалы да күз алдында гына. Берничә ел элек кенә райондагы иң данлыклы банкет залын, әнә, һич жәлләмичә, ремонт мастерскоена әйләндереп куйган. Юкса, үзе зур, үзе матур һәм райондагы иң романтик зал буларак, Казаннан тикле кайтып туйлар үткәрәләр иде. "Миңа ул юнәлеш түгел, барыбер ремонт эше якынрак, шуңа да икенчесен киңәйтергә уйладым ", - ди ул үзе.
Хәер, беренчесен дә ташлап бетермәгән. Биредә ике банкет залы, ял итәргә теләүчеләр өчен махсус җәйге йорт, сауна-бассейн, бер дигән кафе, заман таләпләренә җавап бирерлек кунакханә... барысы да бар. "Ял" дип исемләнгән әлеге комплекс юлаучылар өчен дә, эш белән командировкага килүчеләр, юбилей-бәйрәмнәр үткәрергә теләүчеләр өчен дә бер дигән урын, кыскасы. Әле бит бассейны, кунакханәсе дә районда бердәнбер.
- Мин бу бинаны төзегәндә әле Балтачның үзәгендә ике катлы типовой бинага урнашкан кунакханә эшли иде. Мин аны бетәр дип уйламадым да, нигә япканнардыр, гаҗәп. Файдасы юк дисәң, менә бездә тәүлеклек бәя 500 сум. Уңайлыклар-шартлар булса да, әнә шундый түбән бәя куйдык. Әмма барыбер кунакханә зыянга эшләми. Эшкә килүчеләр генә түгел, шәһәрдән гаиләләре, дуслары белән ял итәргә, ауга кайтучылар бар, туристлар да булып тора. Чит илләрдән - Америка, Италия, Япониядән дә булып киттеләр. Шөкер, барысы да канәгать кала, - дип сөйли Айрат. - Коллективым бик әйбәт, аңлашып эшлибез. Шунысыз булмый, гаилә бизнесы бит бу безнең хәзер. Хатыным Резидә кафе-кунакханәләр юнәлешендә эшли, авыл хуҗалыгы академиясенең беренче курсын тәмамлагач, улым: "Әти, риза булсаң, читтән торып укуга күчеп, синең янга эшкә кайтыйм әле", - диде. Каршы килмәдем. Бергә эшлибез. Әгәр бүген бала белән декрет ялында булган кызым да: "Сезнең белән эшлим әле", - ди икән, аңа да эш табылачак. Әйтәм бит, эшсез торганыбыз юк. Әле хыялда йөргәннәре дә бар.
Теләгән кәсеп итәр, теләмәгән сәбәп эзләр дими, ни дисең...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250