Айсылу Лерон өченче баласын тапты
"Татар радиосы" ди-джее һәм пиар-менеджеры, журналист Айсылу Лерон кичә кич кыз бала алып кайтты!
Сабый 27 апрель көнне 21:35тә дөньяга аваз сала. Буе 50 см, авырлыгы 3350 грамм.
Баланың да, Айсылуның да хәлләре яхшы, Аллага шөкер. Каләмдәшебез "Матбугат.ру" хәбәрчесенә сер итеп кенә әйтте: балага Сәйдә дип исем кушмакчылар.
"Иң бәхетле көннәремнең берсе бу! - диде Айсылу, хисләрен тыя алмыйча, - Хәзер мин күп балалы әни. Бик җаваплы да, дулкынландыргыч та. Балаларыбызны исән-сау, акыллы, тырыш, җәмгыятькә файдалы, михербанлы кешеләр итеп үстерергә язсын!"
Олы кызлары Фәридәгә хәзер - 4, уллары Нуриханга - 2 яшь. Гаиләдә яңа әгъзага алар аеруча шат булыр, мөгаен.
Айсылуны һәм ире Ленарны чын күңелдән котлыйбыз. Ишле гаиләгезнең игелеген күрегез.
Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14724
Фото: http://matbugat.ru/news/?id=14724
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев