Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айзиләбез – җиңүче

Айзилә Шакирҗанова «Кулланучылар хокукларын яклау" буенча республика олимпиадасында җиңү яулады. Укучыны олимпиадага тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Люция Шәйхетдинова әзерләде.

Балтач урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар катнашында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Р. Т. Борһанов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов кул куйган беренче дәрәҗә диплом тапшыру тантанасы булды. 9 сыйныф укучысы Айзилә Айдар кызы Шакирҗановага кубок, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

– Олимпиадада катнашып, бу тармакны байтак өйрәнгәч, тырышкач, киләчәгемне бәлки юриспруденция белән бәйләрмен дигән уйлар килә күңелгә, әмма әлегә төгәл фикерем юк, – ди Айзилә.

Территориаль орган хезмәткәре Олимпиада, аның этаплары турында сөйләде, республика олимпиадасының, анда җиңү яулавының югары әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте һәм мәктәп укучыларының алдагы олимпиадаларда актив һәм нәтиҗәле катнашуларына өмет белдерде, алга таба да аларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белемнәрен арттырырга һәм республиканың лаеклы гражданнары булырга теләде.

– Олимпиадада катнашкан укучыларга, аларны әзерләгән мөгаллимнәргә зур рәхмәт. Бу бәйге ел рәттән уздырыла һәм анда катнашучылар елдан-ел арта. Балалар киләчәктә бу мәсьәләдә якыннарына һәм туганнарына киңәшләр дә бирә алачак, чөнки әлеге олимпиада аларның кулланучылар хокуклары турындагы белемнәрен арттыра. Белемле кулланучы цивилизацияле базарны үстерүгә зур өлеш кертә, – диде Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге эксперт-белгече Гөлназ Шакирова.

Исегезгә төшерәбез, Олимпиаданың беренче этабында укучыларга www.tatzpp.ru сайты аша тест узарга кирәк. Икенче этапка үткән балалар иҗади бәйгедә катнаша – кулланучылар хокукын яклау темасы белән бәйле эссе яза, өченче йомгаклау этабы исә Казанда үтә, ул ике турдан тора: язма формада тест үтү һәм билетлар буенча телдән сорау-җавап формасында конкурсантлар белән әңгәмә. Олимпиада VIII-XI сыйныф укучылары арасында үткәрелә.

Кызганыч, быелгы олимпиада өченче турга үткән Кече Лызи мәктәбеннән Анастасия Артемьева һәм Куныр мәктәбе укучысы Рәнис Мөсәгыйтовлар бик аз балл белән генә призер булмый калды.

Фото: Резидә Шакирҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге