Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Азалия безнең ярдәмгә мохтаҗ, балага миллион ярым акча кирәк

Күптән түгел кечкенә генә кызчык - Азалия Николаеваның безнең ярдәмгә мохтаҗ булуын язган идек. Колагына операция ясатып, чукыраклыктан дәвалау өчен гаиләгә 1 миллион 500 мең сум акча җыярга кирәк.

Ләкин бүгенге көндә нибары 15 мең сум гына җыелган. Дөрес, кызның әнисе Гәүһәр төшенкелеккә бирелми: Булыр Аллаһы боерса, тамчыдан күл җыела бит, ди. Ләкин бала хакына әлеге күлнең, ягъни акчаларның тизрәк җыелуын теләр идем. 10 яки 50 сум акчабызны әлеге гаиләнең счетына күчерсәк, Азалиянең тулы тормыш белән яши башлавына тизрәк ирешер идек. Аллаһы Тәгалә шундый матур итеп яралткан әлеге сабый балалар бакчасына йөрүен, үсүен дәвам итә, ләкин әлегә ул үзенең нинди авырлыклар алдында калуын аңламаса да, киләчәктә инде аңлап, үз эченә йомыла башларга мөмкин. Шуңа да һәркемнән ярдәм сорап, читтә калмыйк диясем килә.
Азалиягә акчалата ярдәм итәргә әзер булучылар өчен реквизитлар:
Карта номеры: 5209 3512 3069 4064 (АК БАРС БАНК)
Элемтә өчен Азалиянең әнисенең телефон номеры: 89872107042 - Гәүһәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250