Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Азат абый, сиңа бер дога!

Соңгы күрешүебезгә сәбәпче, икебез өчен дә кадерле булган тальян гармунга рәхмәт.

Һай, бу гомер дигәннәрең... Тормышлар бик җайланып, күркәм генә яшәп ятканда өзелә дә китә, нәкъ матур җыр кебек. Якын туганнар, дуслар, күпме якты хыяллар кала.

     Барыбыз да аның хәерлегә үтүен тели. Искә алып, сагынып сөйләрлек эшләре бизи адәм баласын. Юлыңда үрләр яулап, тиешле биеклеккә күтәрелә алгансың икән, син бәхетле, димәк гомер заяга узмаган. Азат абый Зыятдинов турында вафатыннан соң булса да, мин язмыйча булдыра алмадым. Үзем дә кулыма бераз каләм тота башлагач, аның белән тагын да якыннан аралашып яшәдек. Элегрәк тә Сабантуйларында, төрле очрашу-кичәләр вакытында күреп-сөйләшә идек. Ә соңгы күрешүебезгә сәбәпче, икебез өчен дә кадерле булган тальян гармунга рәхмәт. Үзе дә язды, тәмен тоеп сөйләргә дә бик ярата иде шул шигырьләрне. Мин дә күңелемдәгеләрне шул рәвештә җиткерергә булдым.

Ни кызганыч, үзең исән чакта

Язмаганмын икән бер сүз дә.

Туган көнең җитә, дога итеп

Эх, укысын иде фәрештә.

Җеназаңа бастым, шөкер аллам,

Кем рәхмәтле, бар да җыелган.

Кешелегең, изге гамәлләрең

Тезелешеп узды алдымнан.

Мәртәбәле галим, шигъри җанлы,

Хезмәтеңнең юктыр саны да.

Син дип дәшәм, гадилегең өчен

Мин дус күрдем синең артыңда.

Татар диеп яндың, туган телне

Була микән синдәй яратып?!

Кыю тәкъдимнәрне акыл белән

Әйтеп бирдең һәрчак аңлатып.

Туры сүзне дөрес булса да бит

Күпләр әйтми, курка һаман да.

Син яуладың халык мәхәббәтен

Яулап булмый торган заманда.

Түбән Кама- Чаллы,  Казан-Мәскәү

Балтач - Карадуган арасын,

Армый атлап морадыңа җиттең,

Үлчи белдең көчең чамасын.

Таузар Илен изге итеп күрдең,

Тиңләмәдең башка бер җиргә!

Соңгы теләк, васыятең иде

Башың салу аның иңенә.

Һәйкәл булды сиңа матур бина,

Авыл эчендәге такыр юл.

Сагынабыз сине, Азат абый,

Тыныч йокла, риза-бәхил бул!

                                                       Фидаил Хәйруллин

Карадуган авылы

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саубуллашу