Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Азат Борһановның ике кулына мең шөгыль

МДСУ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә инженер булып эшләүче Азат Борһанов күңеленә якын шөгыльләргә дә вакыт таба.

Балачактан рәсем ясарга, сызым сызарга һәвәс Азат башта агач тамырларыннан, агачтан уеп төрле сыннар, рәсемнәр ясый. Сайгакларны бер-берсенә ябыштырып, аларны уеп ясаган картиналары карап туйгысыз. Тора-бара гипстан һәм бетоннан төрледән-төрле сыннар, гөл чүлмәкләре, подставкалар, элмә фонтаннар...- тагын әллә ниләр ясый башлый. Аларның төрләрен дә, формаларын да үзгәртеп тора. 5-6 метрлы дельфин, балык-фонтаннар, аккошлар дисеңме, арысланнар гаиләсеме, әллә инде күзне, җанны иркәли торган нәфис сыннармы - ул аларны бер көннән алып бер айга кадәр эшләргә мөмкин.
Әйдәгез, Азатның иҗат җимешләренә бергәләп бәя бирик әле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250