Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аждаһа нинди төсләрне яратмый?

2024 елны каршылаганда киемегездә ул төсләр булмасын. Яңа елдан уңыш, бәхет, байлык җәлеп итү серләрен белегез!

Аждаһа нинди төсләрне яратмый?

Кытайда йолдызнамә белгечләре Аждаһа елын алтынсу, көмешсыман, аксыл соры төсләрдә каршылау уңышлы, дип ышаналар.
Әлбәттә, яшел агач Аждаһа елында яшел төс — төсләр патшасы. Ләкин үзләре Аждаһа елында туганнарга бу төс киңәш ителми. Ул уңыш китермәскә мөмкин.

Аждаһа кызыл төсне дә бик ярата, онытмагыз!

Тик аның яратмаган төсләре дә бар икән. Алар — зәңгәр һәм коңгырт. Аждаһа елын каршылаганда бу төсле киемнәр кимәскә тырышыгыз.
Гомумән, мөмкинлеккә карап, Аждаһа елын зәвыклы киенеп каршыларга кирәк. Ул бай күренгәнне, балкыганны ярата.

Әгәр «кычкырып торган», бик чагу киемнәрне бөтенләй дә яратмыйсыз икән, тыныч, классик күлмәк-костюмнарга өстенлек бирегез. Ләкин ул сыйфатлы тукмадан тегелгән, өстегездә килешле итеп матур утырган һәм уңайлы булсын.

Тәнгә «кадалган», уңайсыз, кысыграк яисә гел рәтләп куярга кирәк булган киемнәр Аждаһа күңеленә хуш килмәс.
Яңа елны балкып каршылагыз, бәхетле булыгыз!

Чыганак 

Автор:Ләйсән Якупова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе