Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Аждаһада бергә калыйк!

Хөрмәтле укучыларыбыз, Аждаһа елына да аяк бастык. Шул уңайдан сезне Яңа ел бәйрәме белән ихластан котлыйм. Бәхет-шатлыкларга бай ел булып, һәрберебезнең тормышы тыныч, имин булсын. Агымдагы елның беренче «Их син, җүләр яшьлек» сәхифәсендә сезне яшь шагыйрәбез - Эльвира Надиева белән танышу, 2012нче ел йолдызнамәсенә күз салу һәм файдалы киңәшләр көтә....

Йолдызнамә
Кучкар. 2012нче ел башка елларга караганда уңышлырак булачак, ләкин җиңел генә бирелә торган җиңүләр көтмәгез. Сабырлык, дисциплина һәм бертуктаусыз көрәшү - Кучкарның быелгы иң яхшы союздашлары. Көз - квалификацияне күтәрү яки чираттагы белем алу өчен кулай чор. Ел дәвамында финанс өлкәсендә кызыктыра торган килешүләрдән сак булыгыз, алар сезне бер тиенсез калдырырга мөмкин. Ләкин шәхси тормышыгызда бар да яхшы булачак.
Үгезбозау. Аждаһа елында сез күпчелек вакытыгызны өйгә, гаиләгә, туганнар белән булган мөнәсәбәткә юнәлдерәчәксез. Елның беренче яртысында сезгә бик күп эш «өячәкләр», шуның нәтиҗәсендә югалып калган моментларыгыз да булыр, тик үз-үзегезне кулга алыгыз, көчле булыгыз. Февраль аенда карьера үсеше көтелә. Март һәм апрельдә финанс хәлләрегез яхшырачак. Июньдә исә йолдызлар сак булырга киңәш итә. Апрель һәм ноябрь айларында шәхси тормышыгызда яхшы якка үзгәрешләр булачак. Кем белә, бәлки сез үзегезнең насыйп ярыгызны очратырсыз. Ә декабрьдә киресенчә танышу һәм гашыйк булулардан сакланыгыз.
Игезәкләр. Әлеге ел бу йолдызлыкта туучылар өчен карьера үсеше булачагына ышандыра. Апрель-май айларында яхшырак эш табып, финанс хәлегезне тагын да яхшыртып җибәрү мөмкинлеге туачак. Август ахырында йолдызлар сак булырга куша, шәхси тормышта да, бизнеста да проблемалар килеп чыгу ихтималы зур. Быел һәрчак үзегезне контрольдә тотыгыз, чөнки төрле талашу, сугышуларга юлыгуыгыз бар. Августта һәм сентябрьнең беренче яртысында үзегезне тулаем йортыгызга багышларсыз, өегезгә үзгәрешләр кертерсез. Тик бу хакта чит-ятларга сөйләп йөрмәскә куша йолдызлар. 2012нче елның ахырында Игезәкләр бик нык гашыйк булачак һәм әлеге мәхәббәт тарихының дәвамы 201 Знче елда да көтелә.
Кысла. Әлеге йолдызлык астында туучылар быел акчаны санап кына торачак һәм кысып тотачак. Кайбер кешеләр диетага күчәр һәм артык авырлыктан котылыр. Кемнәрдер 2011нче елдан бирле аптыраткан авыруларыннан тазарыр. Карьера һәм хезмәт хакы үсеше күзәтеләчәк. Май аенда Кысла үзе теләгән эшкә күчү мөмкинлеге алачак. Ә менә шәхси тормышта бернинди үзгәрешләр көтелми.
Арыслан. Аждаһа елында Арысланны куанычлы үзгәрешләр көтә. Лотерея яки бүтән берәр чарада зур җиңү булуы ихтимал. Тышкы кыяфәтне үзгәртү теләге туачак. Гыйнвар һәм февраль айларында мәхәббәт өлкәсендә барлыкка килгән яңа танышлардан сакланырга кирәк, ә менә май аенда киресенчә, башыгызны югалтып, гашыйк булырга да мөмкинсез. Сентябрьдә сезне эштә зур гына үзгәрешләр көтә һәм шуның нәтиҗәсендә хезмәт хакыгыз да артачак. Октябрь аенда берәр җиргә барып ял итәргә киңәш итә йолдызлар, шул исәптән сәламәтлегегезне дә ныгытырга мөмкинлек туар. Елның икенче яртысында Арысланга зур мәхәббәт киләчәк.
Кыз. Әлеге елда каядыр күчеп китү яки яңа фатир сатып алу мөмкинлеге алачак. Кыз өчен иң уңышлы айлар: февраль, март, апрель. Әлеге айларда йолдызлар сезгә эшегезне дә, тормышыгызны да төптән үзгәртергә киңәш итә. Гаиләле Кызны ел ахырында проблемалар көтә. Сезгә эш яки гаилә арасында сайларга туры килүе бар. Ә ялгызларга быел насыйп ярларын табу бәхете елмаячак.
Үлчәү. 2012нче ел сездән бөтен планнарны һәм проектларны үзгәртүне сорый. Эштә бар да яхшы булачак. 2011 нче елда сезнең хезмәтегезне дөрес бәяләмәсәләр, быел уңышны җыяр чак. Август ахырында Үлчәү кулына зур акча керүе көтелә, ә менә ноябрь ахырында акчаны «кысып» тоту киңәш ителә. Гаиләле булмаган Үлчәү быел гаилә корырга ашыкмасын иде. Гаиләлеләр исә сүзләрен үлчәп сөйләшсен иде, чөнки икенче яртыгызны үпкәләт1/ мөмкинлеге зур.
Чаян. 2012нче елда сезнең төп максат акча эшләү булачак һәм моның өчен күп кенә мөмкинлекләрдә барлыкка киләчәк. Бик зур керемнәр февральдән ноябрьгә кадәр көтелә. Иҗат дөньясында кайнаучы Чаян өчен Аждаһа бик уңышлы ел. Ел дәвамында багучы, сихерчеләргә мөрәҗәгать итмәгез. Көз көне акча белән эш иткәндә йолдызлар сак булырга киңәш итә. Яз һәм җәй айларында шәхси тормышыгызда күп кенә күңелле вакыйгалар көтелә.
Укчы быел ерак юллардан, чит илләргә барулардан тыелып торырга тиеш. Август ахыры, сентябрь башында карьера үсеше күзәтеләчәк. Әлеге чорда хәтта бүтән шәһәргә күчеп китү мөмкинлеге дә туачак. Октябрь уртасының ике атнасы Укчылар өчен күп күңелсезлекләр әзерли, зур күләмдә акча югалту куркынычы бар. Шәхси тормышта төрле көннәр көтелә, «болытлар куерган» чор да булыр.
Кәҗәмөгез. Аждаһа елында эшегезне алыштыру теләге туар һәм бу мөмкинлекне югалтырга ярамый. Яңа эш белән финанс хәлегез тагын да яхшырачак. Җәйге айларда сәламәтлегегезгә зур игътибар бирегез. Көзге чорда якын кешегез белән ял итеп кайту комачауламас. Ел ахырында акча мәсьәләсе аркасында туганнарыгыз белән сүзгә килүегез бар.
Сукояр. 2012нче ел 2011нең кара-каршысы булырга ошый. Быел сез үз алдыгызга бөтенләй уйламаган планнар куячаксыз һәм якыннарыгыз сезне бу өлкәдә хуплаячак. Март башында баш авыруы сизәрсез, моны болай гына үткәреп җибәрү дөрес адым булмаячак. Табибларга вакытында мөрәҗәгать итегез. Ялгыз Сукояр ел ахырында беренче күрүдә гашыйк булып, 201 Знче елда гаиләдә корырга мөмкин.
Балык. 2011 нче ел сездән сезгә хас булмаган көчле характерлы булуны таләп итте. Ә 2012нче елдан сез элеккеге тормыш агымыгызга кире кайтып, үзегезгә җайлы тоелган агымга кушылырсыз. Быел сәламәтлегегезгә салкын карашлы булырга ярамый. 2012нче елда Балык тынычлык сайлый. Шәхси тормышта да уңай якка булган үзгәрешләр генә сизелә һәм ялгыз Балык быел гаиләле булачак дип юрый йолдызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев