Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Азык-төлек талоннары кире кайтачак

РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы аз керемле гаиләләр өчен азык-төлек картасы һәм түләүсез төшке ашлар кертергә кирәклеген белдерә.

Бу хактагы тәкъдимне алар Хөкүмәткә дә юллаган. Нәрсә дигән сүз соң бу, илдәге күпчелек халык ярлылык чигенә килеп терәлгәнме? Белгечләр ачыклык керткәнчә, түрәләр халыкка ярдәм итү максатыннан махсус программа эшләмәкче. Ул ике этаптан торачак. Беренчесе, "Азык-төлек картасы" дигәннәре - аз керемлеләр өчен дәүләт балл һәм бонус рәвешендә ярдәм оештырачак.

Шул карта белән кибетләрдән азык-төлек сатып алырга мөмкинлек туачак. Икенчесе социаль (бушлай яки ташламалы) туклану белән бәйле.
Кулланучылар җәмгыятьләрендә, ашханәләрдә, кафеларда кайнар ризыклар аерым категория кешеләр өчен бушлай яки ташламалы булачак.
Азык-төлек картасын киләсе елдан ук кулланышка кертергә җыенсалар, социаль туклану 2018 елда барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә "Идел таңнары" басмасы
Фото: http://comstol.info/2015/03/ekonomika/10763

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250