Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Азык белән агуланудан саклану өчен туклануыңа игътибарлы булу кирәк»

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Биектау территориаль бүлеге җитәкчесе Салкова Эльвира Валентиновна белән әңгәмә

— Эльвира Валентиновна, сүзне Роспотребнадзор идарәсе белән якыннанрак танышудан башлыйсы килә: нинди оешма һәм аның эшчәнлеге нидән гыйбарәт?

— Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (кыскартып әйтсәк, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе, ред.) кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең территориаль органы булып тора. Роспотребнадзор идарәсенә ике мөһим мәсьәләне хәл итү йөкләнгән: халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өлкәсендә контроль белән күзәтчелек һәм кулланучылар базарында кулланучылар хокукларын яклау. Балтач районы территориясендә бу эшне Биектау территориаль бүлеге башкара.

Идарә эшчәнлеген тәэмин итү өчен Роспотребнадзор тармагында «Татарстан Рес-публикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» Федераль бюджет сәламәтлек сак-лау учреждениесе оештырылды (кыскача әйткәндә, «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ, ред.). «Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ, дәүләт биреме нигезендә, субсидияләрне финанслау кысаларында кешенең яшәү тирәлеге объектларын һәм факторларын гигиена нормативларына һәм куркынычсызлык күрсәткечләренә туры килсен өчен лаборатор-инструменталь тикшеренүләр үткәрә.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе составына 12 территориаль бүлек керә. Әлеге бүлекләр эшчәнлеген Татарстан Респуб-ликасы шәһәрләрендә һәм районнарында «Татарстан гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиаллары тәэмин итә. Идарәнең төп бурычлары: халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү, кулланучылар хокукларын яклау һәм кулланучылар базары өлкәсендә Россия Федерациясе законнарының мәҗбүри таләпләрен үтәүне күзәтүне һәм тикшереп торуны оештыру, гамәлгә ашыру; яшәү тирәлегендәге факторларның кешегә зарарлы йогынтысы булуы хакында кисәтү; халыкның йогышлы һәм массакүләм йогышлы булмаган авыруларын (агулануларын) профилактикалау.

— Тикшерү чаралары турында әйтеп үтмәссезме?

— 2022 елдан эшмәкәрлекне тикшерүгә мораторий куелды. Планнан тыш контроль чаралар үткәрү бары тик аерым очракларда гына — гражданнар гомеренә куркыныч янаганда һәм сәламәтлегенә авыр зыян килгәндә, ил оборонасына һәм дәүләт иминлегенә янаганда, шулай ук табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы булганда гына рөхсәт ителә. Шул ук вакытта мондый тикшерүләр прокуратура органнары белән килештерелергә тиеш. Планнан тыш тикшерүләр шулай ук Россия Федерациясе Президенты һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте кушуы буенча үткәрелергә мөмкин. Йөкләнгән функцияләрне үтәү максатында, бүгенге көндә гадәттән тыш югары һәм югары куркыныч тудыру категориясенә кертелгән объектларга, мәгариф учреж-дениеләрендә туклануны оештыруны һәм хәвеф-хәтәр индикаторлары буенча планнан тыш тикшерүләр үткәрелә. Контрольдә тотыла торган зат эшчәнлегенә карата куела торган мәҗбүри таләпләрне аңлату максатында профилактик визитлар уздырыла.

— Эльвира Валентиновна, азык-төлек продуктлары белән агулану очракларын беренче чиратта нәрсә белән бәйләр идегез?

— Ресторан, кафеларга һәм илтеп-китереп бирүгә (доставка) килгәндә, чынлыкта агулануның сәбәбе санитария нормаларын бозуда, азык-төлекне саклау һәм ташу кагыйдәләрендә яшеренгән. СанПиН документаль рәвештә азык-төлек продуктларын сак-лау шартларына, температура режимына, чисталыкка һәм башка бик күп нәрсәләргә гигиена таләпләрен билгели. Мәсәлән, салкын ризыкларны (салатлар) сату вакыты аларның әзерлек вакытыннан соң бер сәгатьтән дә артмаска тиеш. Ресторан яки кафе персоналы сервировка һәм порция ясаганда һәр төр ризык өчен бер тапкыр кулланыла торган перчаткалар гына кияргә тиеш. Шулай ук ресторанда, кафе яки китерү хезмәтендә, товарны кабул итүдән башлап һәр продуктның сыйфатын күзәтергә бурычлы. Теләсә нинди җәмәгать туклануы бинасында суыткычны көндәлек ревизияләү һәм продуктларны маркировкалауны тикшерү зарур. Кызганыч, яхшы рестораннар, кафелар һәм илтеп бирүне сыйфатлы башкаручылар белән беррәттән үз табышларын гына кайгыртып, таләпләргә гамьсез караучылар да бар.

— Ашханә-кафеларда, рес-тораннарда сыйланырга яратабыз, кайбер очракта моның азагы начар бетәргә мөмкин, сыйфатсыз я чиста булмаган ризык эләгүе ихтимал. Мондый очраклар булмасын өчен ниләр киңәш итәр идегез?

— Азык белән агуланудан качу өчен үзеңнен алдындагы ризыкка игътибар белән карарга кирәк. Сатып ала торган продуктларның яраклылык вакытларын һәм аларны саклау шартларын һәрвакыт тикшерегез. Әгәр дә ул шикле күренә яки ят, авыр ис килә икән, аны кулланудан качыгыз.
Әгәр продуктның сыйфатына шикләнәсез икән, үзегезне саклагыз һәм ризыкны, кайнау температурасына китереп, термик рәвештә эшкәртегез. Сүз уңаеннан, ботулотоксин һәм башка күп кенә патогеннар кайнаганда җимерелә.

Консервацияләнгән продуктларга килгәндә, иң элек банкага игътибар итегез. Әгәр дә ул кабарган, зарарланган яки коррозия эзләре булса, мондый продуктны сатып алмау яхшырак. Саклауның ярак-лылык вакыты һәм шартлары шулай ук мөһим роль уйный. Консервлар коры һәм салкынча урында сакланырга тиеш. Ачып карагач, продуктны суыткычта сакларга һәм берничә көн эчендә кулланырга кирәк.

— Ботулотоксин, сальмонелла һәм эчәк таякчыгы: алар кай ягы белән куркыныч?

— Ботулотоксин, эчәк таякчыгы һәм сальмонелла — азык белән агулануны китереп чыгаручы иң куркыныч патогеннар исәбендә. Нәкъ менә алар күптән түгел булган массакүләм агулану очракларында күренде дә инде.
Ботулизм нерв импульс-ларын блоклый торган токсин тарафыннан барлыкка килә, бу параличка китерергә мөмкин. Ботулизмның беренчел билгеләре: хәлсезлек, баш әйләнү, авыз кибү, көчле баш авыртуы, укшыйсы килү һәм башкалар. Вакытында медицина ярдәме күрсәтелмәсә, бу авыруның азагы начар төгәлләнергә мөмкин. Эч таякчыгы — кеше эчәклегендә яши торган бактерия ул, ләкин аның кайбер төрләре агулану китереп чыгарырга мөмкин. Инфекция билгеләре диареяне, эч авыртуын һәм укшытуны үз эченә ала. Хәл нык авырайганда анемия булырга һәм бөер эшчәнлеге начарланырга мөмкин, бу балалар һәм өлкән яшьтәгеләр өчен аеруча да куркыныч. Сальмонелла — сальмонеллез китереп чыгара торган бактерияләр ыруы. Сальмонелла, гадәттә, чи йомыркалар, ит, сөт продуктлары аша күчә. Билгеләре: бизгәк, диарея, укшу һәм эч авыртуы. Дәваланмасаң, җитди катлаулануларга, шул исәптән кан агулануына һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин.

— Җәмәгать туклану оешмаларына санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен нинди чаралар каралган?

— Ашханәләрдә, рестораннарда, кафеларда, барларда һәм башка урыннарда халыкны тукландыруны оештыруга карата санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен вазыйфаи затларга — биш меңнән алып ун мең сумга кадәр; эшкуарлык эшчәнлеген юридик зат төземичә гамәлгә ашыручы затларга — биш меңнән алып ун мең сумга кадәр яисә туксан тәүлеккә кадәр эшчәнлеген туктатып тору; юридик затларга — утыз меңнән алып илле мең сумга кадәр яисә эшчәнлекне туксан тәүлеккә кадәр туктатып тору каралган.

— Эльвира Валентиновна, әгәр дә сезгә нинди дә булса мөрәҗәгать керсә, ул мөрәҗәгатьләр ничә көн эчендә карала?

— Әйе, эшчәнлекнең шулай ук мөһим юнәлешләреннән берсе — гражданнар мөрәҗә-гатьләрен карау. Граждан-нар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе «Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль законы белән регламентлана. Тулы яисә төгәл булмаган мәгълүматлар, электрон, аноним рәвештә кергән, почта адресы күрсәтелмәгән мөрәҗәгатьләр каралмый. Гражданнарның язма рәвештә мөрәҗәгатьләрен карау вакыты, язма мөрәҗәгатьне теркәгәннән соң, 30 көн тәшкил итә. Балтач районы буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны күп түгел, 2023 елда 4әү булса, быелның шушы чорына кадәр 6 мөрәҗәгать керде.

— Оешманың Балтачтагы бүлегендә ничә хезмәткәр эшли? 

— Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча Биектау территориаль бүлегендә 8 кеше хезмәт куя, шуларның 3се Балтачта, Һади Такташ урамы, 3А адресы буенча урнашкан бинада эшли, телефон номерыбыз: 2-41-47. Безнең эшчәнлегебез белән якынрак танышу өчен Татарстан Рес-публикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Телеграм каналына язылып була. Әлеге каналда идарәнең эшчәнлеге яктыртыла һәм халык өчен күп кенә файдалы мәгълүмат җиткерелә.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт сезгә.
Әңгәмәдәш — Зөлфия Шакирова.

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев