Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Бабай, тизрәк ашарга утыр инде!” – Бу гаиләдә ризыкка иң элек өлкән кеше үрелә, ә күбебездә...

Безнең якларга алар узган гасырның туксанынчы елларында Урта Азия якларыннан күчеп кайттылар. Бик тәртипле малайлар үстерделәр.

Һәркем белән ачылып сөйләшәләр, өлкәннәрне хөрмәт итәләр, “әби-бабай” дип өзелеп торалар. Әниләреннән аның серен белештем.

–Бездә өлкәннәрне хөрмәтләү элек-электән килә. Әби-бабай өстәл артына утырмыйча, иң беренче ризыкны алар кабып карамыйча, кагылу юк. Коймак пешерә башласаң да, малайлар, нишләргә белмичә:

–Бабай, әйдә, ашарга утыр! Әби, сиңа чәй ясап биримме? – дип, өлкәннәр тирәсендә мәш киләләр иде.

Ә бабайлары ашыкмый. Өстәл янында утыргач та, башкаларның урнашып бетүен көтә. Җайлап, тәмләп кенә коймакны кабый карый да, ризыкны мактый. Шушы сүзне генә көтеп торган малайлар коймакка ябыша.

...Ә безнең күбебезнең баласы коймак табынга килгәнче ашап туйган була инде. Олыны да көтми, кечене дә. Тик ашасын гына! Барыбыз да риза. Ә аннары түземсез,  өлкәннәрне хөрмәт итми, әти-әнине санламый торган балалар кайдан  килә дип аптырыйбыз.

 

фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хөрмәт