Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бакча җиләгенә икмәк куасы сибегез!

Чәчәк атканда тукландырган җиләк эре һәм татлы була.

Бакча җиләге ап-ак чәчәктә утырганда фунгицидлар, инсектицидлар кулланырга, аларны химик ашламалар белән тукландырырга ярамавын барысы да яхшы белә. Барлык яклап та файдалы, экологик чиста уңыш алу өчен, химик ашламалардан баш тартып, кул астындагы зарарсыз, гадәти әйберләрне кулланырга була. Мәсәлән, бакча җиләген икмәк сохарие һәм чүпрә суы белән тукландыру бик килешә. Моның өчен кайбер бакчачылар калган икмәк кисәкләрен күпләп киптерә. Алдан алып куйган чүпрәне туңдыргычта саклыйлар.

Җиләкләрне тукландыру өчен икмәк куасын болай әзерлиләр: бер чиләк суга (10 литр) 2 килограмм чамасы сохари салып, 3-4 көнгә җылы урынга әчетергә куялар. Әзер куасны яхшылап бутагач, сөзмичә генә һәр 10 литр чиста суга яртышар литр кушалар. Әзер ашламаны һәр төпкә яртышар литр чамасы сибәләр.

Икенче төрле ашлама әзерләү өчен ярты килограмм прессланган чүпрәне 10 литр җылымса суда болгата-болгата эретәбез. Һәр 10 литр чиста суга яртышар литр эремәне кушып, җиләк төпләренә сибеп чыгабыз. Бакча җиләген мондый ашлама белән өч тапкыр тукландырырга кирәк.

Беренче тапкыр тукландыру эшләрен яз көне, корыган җиләк яфракларын чистартканнан соң башкаралар. Җир коры булса, ашлама белән тукландыру алдыннан су сибәргә кирәк.

Икенче тапкыр тукландырганда икмәктән ясалган куасны куллану яхшы нәтиҗә бирәчәк. Бу эшне җиләкләр чәчәккә йомарлана башлагач та яисә чәчәк атканда башкаралар.

Өченче тукландыруны җиләкләр пешә башлаганда үткәрәләр. Монда янә чүпрә эремәсе кулланырга мөмкин.
Бакча җиләкләрен мондый гадәти ашлама белән тукландыручы бакчачылар бер дә отылмый, киресенчә, мул уңыш алып сөенәләр. Җиләк яфраклары — куе яшел төстә, ә җиләкләре эре һәм баллы була.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Фото: pixabay.com

Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Bakcha-il-gen-ikm-k-kuasi-sibegez-804808/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев