Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бакча җиләген ничек итеп дөрес туңдырырга?

Татлы җимешләрне ничек сакларга? Туңдырылган җиләк барлык витаминнарын һәм файдалы үзлекләрен саклаячак.

Бездән берничә киңәш. Бакча җиләге өлгергән вакыт. Артык калганын кышка да әзерләп куя аласыз. Туңдырылган җиләк барлык витаминнарын һәм файдалы үзлекләрен саклаячак. Әмма монда үз серләре дә бар.

Җиләк җыю өчен иң кулае - тиешле температура режимын саклау. Эссе һава яки яңгырлы көн җиләкнең сыйфатында чагылачак. Җиләк җыю өчен иртә таңны яисә кичне сайлагыз. Бу вакытта кояш та артык кыздырмый, дымлы да түгел.

Эре һәм сусыл җиләкне шунда ук ашагыз. Ул туңдыру өчен ярамый. Саклау өчен зур булмаган һәм катырак җиләкләр генә туры килә.

Беренче ысул. Бер-берсеннән аз гына ара калдырып, җиләкләрне азык пленкасына тезегез. Туңдыру камерасына куегыз. Ул тулысынча каткач, аны пакетларга салыгыз да яңадан туңдыргыч камерага саклауга куегыз. Туңдырылган бакча җиләге бер-берсенә ябышмаячак һәм үз формасын саклап калачак.

Икенче ысул. Коры һәм чиста җиләкне зур булмаган пластик контейнерга салыгыз. Аларны тыгыз итеп урнаштырып, сыта күрмәгез. Контейнерны туңдыру камерасына куегыз.

Фото: https://pixabay.com
Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепт аш-су бүлмәсендә җиләк