Бакчачыларга киңәшләр
Киңәшләргә ышану-ышанмау сездән. Бәлки эшләп, сынап карарга ярыйдыр...
–Суган мул уңыш бирсен дисәгез, аны утыртасы урынга көздән яки иртә яздан горчица чәчегез. Ул үскән җирдә суган бик эре була.
–Борчак янына горчица чәчсәгез дә уңышы ике тапкырга күбрәк булыр.
–Кыяр вакытыннан алда саргаймасын һәм кәкрәеп үсмәсен дисәгез, аны укроп түтәле янына утыртыгыз.
–Кыяр тизрәк өлгерсен дисез икән, чәчәк атканда суны киметергә, аннан тагын арттырырга кирәк.
–Фитофтороз борчыймы? Бәрәңге һәм помидорны әлеге авырудан саклау өчен алар янына чөгендер чәчсәгез, бу авырудан котылырсыз. Помидорны фитофтороздан саклау өчен тозлы эремә дә ярдәм итә диләр. Ул яфракларда саклагыч элпә хасил итеп, аны инфекция эләгүдән саклый. Эремә ясау өчен 10 литр суга бер стакан тоз салып эретегез. Менә дигән бик җайлы профилактика чарасы.
–Кабак үстерүчеләр колагына: алар еш кына өлгереп җитә алмый кала, иртә кыраулардан куркып, күп кеше аларны алданрак җыеп ала. Баксаң, аларны иртә өлгертүнең дә бик уңайлы бер чарасы бар икән: алар өлгереп җитсен өчен мыекларын җиргә тамырландырырга кирәк.
–Әле кишер утыртырга өлгермәгән булсагыз, аны утыртуның да үз хикмәте бар, ди бакчачылар. Орлык чәчәр алдыннан буразнага күп итеп су сибәсе һәм... вәссәләм. Шуннан соң аңа су кирәкми. Чөнки ул дым эзләп, үзе җир астына китәргә тиеш.
–Укропны хуш исле булып үссен өчен кояш төшә торган җиргә чәчәләр.
–Кәбестә күбәләгеннән тилмерәсезме? Аны куркыту өчен рәт араларына укроп, бәрхет чәчәк үстерү дә җитә.
–Сарымсак эре булып үссен өчен аны комлы һәм торфлы туфракка утыртырга киңәш ителә.
–Дарчинны (корица) без тәмләткеч буларак беләбез, ә аның гөмбәчеккә каршы тору үзлеге дә бар икән. Үсентегә дарчин порошогын сипсәң, ул аларны авырулардан саклый. Шулай ук бал составындагы ферментлар да үсентеләрнең тамырларын тиз үстерә торган табигый гормон булып тора. Чыбыкчаны утыртыр алдыннан бал кушылган суга салып торсаң, ул аны микроблардан, гөмбәчекләрдән арындыра.
–Күпләребез яратып эчә торган куе кофе кырмыска, әкәм-төкәм кебек корткычларга каршы көрәшә икән, аны туфрак өстенә сибәргә генә кирәк.
–Җәйнең бөтен ямен чүп ала дип зарланабыз. Баксаң, бакчага 4 литр аш серкәсенә ярты стакан тоз һәм бер аш кашыгы савыт-саба юа торган сыеклык салып сипсәң, чүп үләннәр үсми икән.
–Колорадо коңгызына каршы да бәрәңгеләрне агуларга ашыкмагыз. 10 литр суга бер пакет коры горчица (100 грамм) һәм 100 мл 9 процентлы аш серкәсе салып, яхшылап болгатып, 10 литр суга салыгыз да бәрәңге сабакларына сибегез.
–Тузганакның тагын бер файдасы барын белә идегезме? Баксаң, ул үсентеләрне тукландыра да икән. 1,2 килограмм тузганак яфрагы белән сабагын ваклап турап, өстенә 10 литр су агызып, өч атна төнәтегез. Барлыкка килгән төнәтмәне сөзеп, үсемлекләргә сибегез. Үсемлек бетләренә каршы исә 200-300 грамм тузганак яфрагына 10 литр су салып, ике сәгать төнәтеп сибү дә җитә.
–Карлыган эре булсын дисәгез, куак төбенә кипкән бәрәңге кабыгын күмеп куегыз. Крахмалга бай бәрәңге кабыгын суда кайнатып, карлыганның үзенә дә сибәргә була. Шуны да онытмагыз: даими суга интеккән карлыган берничә ел рәттән җимеш бирмәскә дә мөмкин.
–Помидорларга бер тапкыр 3 литр суга бер тамчы йод салынган катнашма сипсәң, уңышы күп чыга, помидорлар эре була һәм иртәрәк өлгерә дә.
–Сарымсак һәм суган эре булып үссен өчен, үсү чорында түтәлгә ике тапкыр тозлы су сибәргә кирәк. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы тоз алына.
–Игътибар иткән булсагыз, кишернең түтәл кырыендагысы түтәл уртасындагыга караганда яхшырак үсә. Шуңа күрә кишерне аерым түтәл итеп түгел, ә суган, чөгендер тирәсенә чәчәргә була.
–Шомырт яки каен агачын бакчага утыртырга тырышмагыз, чөнки бу агачларның тамырлары туфракны ярлыландыра.
Киңәшләр социаль челтәрләрдән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев