Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бакчадагы кырмыскадан ничек котылырга?

Агачларның бетләвендә нәкъ әлеге бөҗәкләр "гаепле" дә инде.

Кырмысканы "урман санитарлары" дисәк тә, бакчачылыкта мондый "күршелек" һәрвакыт файдага түгел. Алар түтәлләрдә оя корып кына калмый, төрле бөҗәкләрнең йомыркасын бер үсемлектән икенчесенә күчерә. Алардан ничек котылырга соң? Кырмыскаларны куркыту өчен керосинда чылатылган чүпрәкне һәр җимеш куагына куегыз. Карлыган һәм крыжовник үсентеләре янына календула чәчәргә мөмкин - ул кырмысканы ашый торган каткантунны (божья коровка) җәлеп итә. Тагын бер ысул - агачның кәүсәсен карболка эремәсенә манчылган мамык яисә йон белән бәйләгез. Шулай ук корым һәм җитен маеннан уч киңлегенә кадәр «саклык боҗрасы» ясагыз. Шикәр суы салынган шешәләрне ботакларга беркетегез һәм аларның башын анис мае белән майлагыз, әгәр кырмыскалар агач тамырларына урнашса, гади яисә хлорлы известь кулланыгыз. Кырмыскаларга турыдан-туры һөҗүм ясап, бетләр белән көрәшергә кирәк. Сабын-тоз яисә сабын-көлчә эремәсе салынган савытка чыбык очларын манып алыгыз да агачларга сибегез, шул рәвешле бетләр юкка чыгар.
 
Фото:alki-rt.ru

 

                                                                                                                                      Автор: Гөлия Мөгаллимова

                                          https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Bakchadagi-kirmiskadan-nichek-kotilirga-286361/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев