Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бал алганда алданмас өчен нәрсәгә игътибар итәргә?

Иң беренче, балга су кушылмаганмы икәнен тикшереп карарга кирәк.

Әгәр дә аны калакка алып, киредән банкага агызсак, өстендә таучык хасил була. Ә чын бал исә сузылып агып төшәргә тиеш, барлыкка килгән сырларга тигезләнсен өчен күпмедер вакыт кирәк булачак.

Шулай ук балның авырлыгына игътибар итәргә. Кило ярым чын бал бер литрлы банкага сыеп бетә. Ә  су кушылганының бер килосы күбрәк урын ала һәм савытка салганда ул тиз өзек-өзек булып агып төшә, чәчри.

Кайбер намуссыз сатучылар судан кала, авырлыгын арттыру өчен он да куша. Бу очракта банка төбендә тонык аксыл утырма барлыкка килә.

Икенчедән, чын балның исе аермачык сизелеп тора. Әгәр дә бал кортларына ком шикәре сиропы биргән яки аны кушкан булсалар, балның исе азрак булачак.

Өченчедән, балны тотып карарга һәм тәмен татырга кирәк. Чын бал тамак төбен әз генә «кыздырып» тора, тәнгә сылагач яхшы сеңә, ә ялган бал тиредә шикәр төерләре калдыра.

Бал сайлаганда исегездә тотыгыз: рапс балы — август аенда каты килеш сатылучы сирәк балларның берсе. Ә башка күпчелек сортлар җәйге уңышны җыйганнан соң, күпмедер вакыт сироп рәвешендә кала.

 

maydan.tatar

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бал

2
X