Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бал кортлары гөжли башлады

Язгы чорда умартачылар нинди эшләр белән мәшгуль?

Нормабаш авылында яшәүче Раузит Мәрданов Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 25 ел умартачы булып эшли. Монда бүген 165 оя бар. Хәзерге вакытта кортчыларның кәрәзләрне кырып, рамнар әзерләп маташулары.

– Яхшы бал алу өчен тырышлык кирәк. Язга чыккач, бал кортларын сабый бала кебек карый башлыйсың. Хәзер берничә көннән аларны кышлау өеннән (омшаник) чыгарачакбыз. Башта үлгәннәрен алып, кәрәзләрне чистартабыз, яңаларын куябыз. Моны кояшлы көнне башкарырга кирәк. Узган елдан калган балны куябыз. Бер ояга – 7–8 кило бал дигән сүз бу. Кышка исә 18әр кило куеп калдырабыз. Ана корт ояда бал җитәрлек булса гына йомырканы күп сала. Әйтик, 30 секундка – 1 йомырка. Бал сезонына кадәр кортлар ишәеп калырга тиеш. Чын кортчы шикәр комы ашатмый, хыянәткә керми, – ди Раузит Мәрданов. – Кортларның телен белмичә булмый. Алар тәрбияне, чисталыкны ярата. Чиста булмаса, көя керә башлый. Ә ул балавызны ашап, кортларга зыян китереп, умартаны бетерергә мөмкин. Бездә күбрәк – юкәлек ләр. 2013–2014 елларда бал бик әйбәт булган иде. Умарталыкта апасы Миләүшә белән бергә эшлиләр. 5–6 яшьлек чагында ук кортлар янында кайнашып үскән Раузит бал корт ларының кәефен яхшы белә. Ачуын чыгар саң гына, чага, ди. Әйтик, өйләрендә баскыч төбенә куелган умарталарның берсенең дә чакканы булмаган. – Төрле гаилә төрлечә. Авылда да кешеләрне, тырыш яки ялкаурак дип бүләләр бит. Корт семьялары белән дә шулай, – ди Раузит. – Тик бал кортының гомере бик кыска, ул 6–7 ай гына яши. Әйтик, май – июньдә туса, бал җыйгач, августта үлә. Августта туганы озын гомерлерәк. Ана корт 4 елга кадәр яшәр гә мөмкин. Кортлар май аенда үрчиләр. Бал кортлары 6 чакрымга кадәр оча.

Чын бал нинди була? * Бал яхшы булсын өчен, кәрәзләр пичәтләнергә тиеш. Елга да карый, кайбер елны көннәр эссе булганда, бал сыекланып китәргә мөмкин. * Куе була, төсе төрлечә булырга мөмкин. Төскә аптырарга кирәкми. Карабодайныкы – кара, юкә, донникныкы – ачык төстә. * Кабып карагач, тамакка утыра, әчкелтем тәм бирә. Юкә балы йомшак була, ул озак утыра. * Кашык белән алганда, тау шикелле өелеп, чыҗылдаган тавыш чыгара. * Балыгызны үлчәп карагыз, өч литрлы банкага дүрт ярым килограмм бал сыя.

Сәрия Мифтахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев