Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бал корты агуы яман шешкә каршы

Бал корты агуы борын-борыннан халык медицинасында төрле авыруларны дәвалау өчен кулланыла. Хәзер табиблар да бал кортының чагуы кайбер чирләр вакытында бик файдалы булуын инкарь итми.

Алай гына түгел, галимнәр күптән түгел сенсацияле белдерү ясаган: бал кортыннан чактыру яман шеш авыруына каршы көрәштә бик нәтиҗәле чара икән.

Ракның аеруча агрессив төре - хатын-кызларда күкрәк яман шеше булганда, бал кортлары зур ярдәм күрсәтә ала, ди белгечләр. Ракның бу төре бик тиз үсә, тиз арада метастазалар бирә. Аңа каршы гормональ терапия куллану файдага булмый, ә химиотерапиядән соң күп пациентларда чир яңадан баш калкыта.

Бер төркем галимнәр үткәргән тикшерүләр шуны күрсәтә: бал кортларының агуы күкрәк яман шеше күзәнәкләрен үтерергә сәләтле. Моны белгечләр нечкәбилләр агуында мелиттин дигән матдә булуы белән аңлата. Җитәрлек концентрациядә булганда, мелиттин рак күзәнәкләрен 100 проценты белән юк итә. Шунысы яхшы: әлеге матдә сәламәт күзәнәкләргә зыян китерми.

Галимнәр тычканнарда тәҗрибә үткәргән дә инде. Алар уңышлы булган.


Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр халык медицинасы бал корты