Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бал корты, шөпшә генә димәгез... Шулар чагудан районда ике кешенең гомере өзелде

Башкалар белән дә мондый фаҗигаләрне булдырмаска иде.

Беренче очрак 17 июльдә Казиле авылыннан 42 яшьлек Резедә Гыйләҗиева белән булды. Җиләк җыярга баргач, күзен ниндидер бөҗәк чагудан хәле китеп, шуннан савыкмаган. Ике баласы ятим калды. Бу турыда республика, район матбугаты язды. Сүзебез дога булып барып ирешсен. Икенче очрак 4 сентябрьдә Пүчинкә-Поник авылыннан 52 яшьлек Фидаил Ибраев белән була.

Пүчинкә-Поник авылына барышлый иң элек юл уңаендагы Ташкич авылыннан Фидаилнең апасы Фәнисәгә тукталдык. Безне күрүгә Фәнисәнең күзеннән яшьләр бәреп чыкты. “И-и, энем җаным, әйбәт иде, әрәм булды...”,– диде ул. Фәнисә белән алдан телефон аша сөйләшкән идек инде. Бик ачык хатын булып чыкты ул. “Сезгә нәрсәгә инде ул?” – дип каршы да килмәде, төксе дә сөйләшмәде. Бергә Пүчинкә-Поник авылына юл тоттык. Юлда сөйләшеп бардык. “Өйләнмәде, – дип сөйләде Фәнисә. – Йөргән кызы бар иде. Кунак кызы. Нәрсәгәдер бергә булмадылар. Миңа аннан башка кеше кирәкми, диде. И-и, чиста иде җаным. Идәнгә бер чүп төшсә дә алыр иде...”.

Бик тиз килеп җиттек. Юл уңае гына бит. Безне Фидаилнең әнисе Хәмсәнә апа һәм апасы Хәлисә кызы Айгөл һәм улы Наил белән каршы алдылар. Күрешкәч, фаҗига булган урынга – арт якка чыктык, бәрәңге бакчасын, тиреслекне карадык. “Сәгать көндез 3 белән 4 арасында булды бу хәл, – дип сөйләде мәрхүмнең апасы Хәлисә. – Бәрәңге алып бетердек тә, әйдә бу тиреслектәге алабуталарны да йолкыйк инде дип, шунда барып ябыштык. Ә аннан бер көтү бөҗәк очып чыкты да безгә ташланды. Иң катысы Фидаилгә эләккәндер инде, ул бөҗәкләрдән котылырга теләп болгана-болгана күршеләргә таба чапты. Миңа да, әнигә дә, кызга да эләкте. Лапаска кереп качтык. Фидаил дә керде. Хәле авырайды. Иреннәре, авыз эче шеште, сулыш алуы авырлашты...”. Ташкичтән шәфкать туташы Резедә Әскәрованы да алып менәләр. “Килүгә беренче ярдәмне күрсәттем, ясалма сулыш та ясадым, әмма соң иде инде...”, – дип сөйләде Резедә ханым. –  Бер авыртканы булмады, акыллы, матур кеше иде. Арчадан ашыгыч ярдәм бригадасы да килеп җитте. Алар да бик тырышты. Әмма... йөрәк яңадан эшләп китә алмады. Диагнозы “кинәттән йөрәк үлеме” дип язылган. Шөпшә чагудан өйгә кереп егылган Хәмсәнә апаны оныгы Айгөл белән ашыгыч ярдәм машинасы Арчага алып китте... Шөпшә һөҗүменә үземнең дә эләккән бар. Тизрәк өйгә кайтып үземә үзем беренче ярдәмне күрсәттем. Адреналин кададым, преднизолон... Хәзер куркыныч вакыт: шөпшә һөҗүменнән сак булырга кирәк. Тиресләрне, бакча үсемлекләре өемнәрен салкыннар башлангач кына кузгатырга кирәк”. “Без Арчада тиешле медицина ярдәме алып, кичкә өйгә кайтып та җиттек”, – диде онык Айгөл.

Фидаил Үрнәктә шоферлыкка укый. Шофер булып та эшли. Армиядә хезмәт итеп кайта. Соңгы вакытта фермада эшләгән. “И-и, җаным, көтүгә чыгар иде, кешегә мал суярга йөрде, нәрсә кушсалар – шуны эшләр иде, – дип искә алып утырды өйдәгеләр. –  Ул көнне алган бәрәңгене йөгерә-йөгерә тизрәк ташып бетерергә тырышты. Хәтта икешәр капчык күтәреп ташыды. Кая ашкынгандыр...”.

–Беркөнне мал суеп кайткач, азрак салган иде, әни кочакла әле, диде, шул вакытта ник кочакламадым икән, – дип елый әнисе.

Без килгәч, әтиләре Гарәфетдин караваттан тормады. “Тавышсыз гына елап ята инде ул”, – диделәр. Олы кеше, шулай ята-тора йөри икән инде ул. Хәмсәнә апа Апаз авылыннан булып чыкты. “Мине урлап алып кайттылар”, - дип сөйләде ул.  “Сез яшь вакытта бик чибәр булгансыздыр”, -- дим. “Фидаил дә әни кебек матур иде”, – дип сүзгә кушылды кызлары. “Өч бала үстердек. Гарәфетдин бригадир. Мин гомерем буе фермада эшләдем, – дип сөйләде Хәмсәнә апа. – Алдынгы булдым. Авыл советы, район советы депутаты булып тордым. Бүләкләрем күп. “Урал” мотоциклына кадәр бирделәр”. “Әни безнең эш аты инде ул”, – дип куәтләп алды кызлар.

Өйдә ак зур мич тора. Кабарт-ма, коймаклар пешә ул мичтә. “Безнең әни кебек күзикмәк пешерүче юк. Бәрәңгегә каз ите кыздырып сала – телеңне йотасың...”, – ди кызлары. Табын артында Фидаил генә булмас инде... Якыннарына сабырлыклар телибез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев