Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бал сата беләсеңме?

Районда умарта тотучылар шактый. Күбесе балны саталар да. Ләкин сатуга чыгарганда нинди савытларга тутырасын, нинди документлар әзерлисен белмәүчеләр дә бар. «Россельхознадзор» идарәсе инспекторы Рәшит Хәйруллин түбәндә әнә шуларны аңлата.

- Бал тереклек продукциясенә керә һәм шуңа күрә балның кайда чыкканын, сыйфатын, куркынычсызлыгын (ветеринария таныклыгы һәм белешмәләре, лаборатор тикшерү беркетмәләре...) раслаучы документлар кирәк.
- Аларны кем бирә?
- Райондагы ветеринария станциясенә мөрәҗәгать итәсең. Бал җитештерүчеләргә ветери-нар-санитар паспортын да алар бирә. Ә анысы булмаса, гомумән, балны сатуга чыгару өчен кирәкле документларны ала алмыйсың. Балны районнан читкә алып чыгып сатсаң, савытта тикшерү нәтиҗәләре язылган этикетка ябыштырылырга тиеш. Натураль балга яшел төстәге, кушылганына сары этикетка.
- Ә бу документларны алу озакмы?
- Юк. Анализ нәтиҗәләре булса, товарны сатуга җибәрү өчен кирәкле кәгазьләр бер тәүлек эчендә бирелә.
- Балны нинди савытларда йөртү яхшырак икәнен әйтмәдегез әле.
- Иң яхшысы агачтан эшләнгән кисмәкләр инде. Пыяла савытлар да ярый. Гомумән, авыл җирендә аны 3-0,5 литрлы банкаларда сату традициядә. Зыяны юк. Тимер савытларга салырга, сакларга киңәш итмибез.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Чәйләрне сыйфатлы, тәмле баллар белән эчәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250