Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бала кулында телефон янып киткән

Янгын сүндерүчеләр килгәнче мәктәптән 16 өлкән кеше һәм 122 бала эвакуацияләнгән.

Яңавылда коррекцион интернаттагы балаларны эвакуацияләгәннәр. Учреждениедә янгын сигнализациясе эшли башлаган.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр яну билгеләрен тапмаган. Мәктәп сакчысы әйтүенчә, икенче каттагы йокы бүлмәсендә бер малайның кулында телефон җылынган, ә аннары җайланма төтен чыгара һәм эри башлаган. Шуның аркасында янгын сигналы эшләп киткән.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче мәктәптән 16 өлкән кеше һәм 122 бала эвакуацияләнгән. Вакыйга нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән.

— Кесә телефоннары һәм пауэрбанклар литий-ион аккумулятор батареяларыннан эшли. Бу энергия чыганагы суга тулысынча батканда гына сүнә ала. Техниканы игътибарсыз калдырмагыз, төнлә зарядкаламагыз, телефоныгызны мендәр астына куймагыз, йортыгызга янгын хәбәрчесен урнаштырыгыз. Сезнең хәвефсезлек — сезнең җаваплылыгыгыз! — дип белдерделәр МЧСтан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев