Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Бала куркып качмаса, исән булырлар иде..."

Авыргазы районының Куезбаш авылындагы коточкыч янгынның нечкәлекләре билгеле булды.

Анда күпбалалы гаилә яшәгән бер катлы торак йорт кинәт янып китә.

Ачыклануынча, янган шиферның шарт-шорт килүеннән беренче булып әниләре уянган. Верандага чыккач, ул чыгу юлын ут ялмап алуын күрә һәм ирен һәм балаларын уята башлый. 42 яшьлек Сергей П. йортның икенче башына ташлана, тәрәзәне вата һәм урамга хатыны Ольга белән ике кечкенә малаен чыгарырга булыша. Шул арада дүрт яшьлек кыз, куркып, кача. Ир аны табарга омтыла, тик тиз арада төтенгә аңын югалта. Нәтиҗәдә, икесе дә һәлак була, аларның гәүдәләрен соңрак янгын сүндерүчеләр таба.

Батыр авыл Советында һәлак булганнарның күршеләре П. гаиләсе турында бик җылы һәм хөрмәт белән сөйлиләр.

- Бик әйбәт, эшчән гаилә иде. Әнисе балаларын бик ярата, аларны иркәли иде, мул тормышта яшәделәр, янган йорт янында яңа, иркенен төзиләр иде. Бу хәлләрнең булуы бик кызганыч, - дип кайгыра күршеләре.

erid: 2VtzqwTSgT9

Янгынның сәбәбен тикшерүчеләр ачыклый. Йортта янгын хәбәрчесе куелуы билгеле, тик ул эшләгәнме-юкмы, әлегә аңлашылмый. Хәзер мәрхүмнең хатыны хәсрәттән шок хәлендә, аңа ярдәмгә туганнары килгән, алар җирләү белән шөгыльләнә, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: кп.ру

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын бала үлгән пожар

erid: 2VtzqwTSgT9