Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бала насос станциясе торбасына эләгеп үлгән

Әлеге фаҗига Тукай районының "Прибрежный" бакчачылык ширкәтендәге күлдә булган. 2005 елгы малай насос станциясе торбасына эләгеп җан биргән.

Вакыйганы үз күзе белән күрүчеләр әйтүенчә, малай су суырта торган торба янында су коенган. Суыру урыныда рәшәткәләр булмау сәбәпле, баланы торбага таба сөйрәп ала башлаган. Моны күреп торган әти кеше тизрәк ярдәмгә ашыккан. Әмма улын коткарып кала алмаган. Алай гына да түгел, хәтта үзен дә улы артыннан сөйрәп ала язган. Шуннан ул "112" хезмәтенә шалтыраткан.
Ни кызганыч, кискәләнеп беткән бала тәнен насосны сүткәннән соң калдыклап җыеп алырга туры килгән. Тикшерү эше бара.
Чыганак: intertat.ru
Фото: almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250