Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бала табутта туган...

Икенче көнне җирләү вакытында бала елавы тавышы ишетәлә. Һәм бу тавыш... табуттан яңгырый!

Аның ничек исән калуын һаман да аңлата алмыйлар.

Тормышта бернинди аңлатмага да бирешми торган нәрсәләр була. Һәм бу очрак шундыйлардан.

Торонтода уникаль хәл булган - бала табутта туган. Бу очракны могҗиза дими ничек аңлатасың?.. Йөклелекнең 7 аенда булган хатын, дәваханәгә барганда идарәне югалтып, коточкыч юл-транспорт һәлакәтенә тарый. Нәтиҗәдә, күпсанлы баш һәм күкрәк җәрәхәтләреннән вафат була. Табиблар әнинең һәм баланың үлемен раслый.

Икенче көнне җирләү вакытында бала елавы тавышы ишетәлә. Һәм бу тавыш... табуттан яңгырый!

Хатынның үлүенә инде 23 сәгать үткән, 17 сәгать буена гәүдәсе морг суыткычында булган. Ә менә баланың кислородсыз ничек яшәгәне табышмак булып кала.

Бу хәлне хатын-кызның үлемен раслаган табиб та аңлата алмый: «Мин табиб булып 22 ел эшлим. Мин моны, могҗизадан тыш, нәрсә дип тә әйтә алмыйм!"

Кызның сәламәтлеге яхшы булмый һәм 4 ай дәвамында инкубаторда була, әмма исән кала..., дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: могҗиза бала туган