Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бала утырган тюбинг елгага төшеп киткән

Аның артыннан әнисе сикергән...

Мәскәү өлкәсенең Щелково бистәсендә яшәүче Раиса исемле хатын өч баласы һәм ире белән елга буендагы тау битенә тюбингта шуарга бара. Бер мизгелдә аның өч яшьлек кызы тюбингка утырган килеш Клязьма елгасына очып төшә һәм агып китә. Баласын коткару турында Раиса РЕН ТВ хәбәрчесенә сөйләгән.

«Безнең хата — балалар җиңел, алар елгага кадәр шуып барып җитмәс дип уйладык. Мин аста басып торып, шуып төшкән балаларны тотып бардым. Саша аларны өстән төшереп җибәрде», — ди әни кеше.

Бер мизгелдә аның Юстина исемле кызы зур тизлектә шуып төшә һәм елгага таба очып китә. «Мин аның артыннан йөгердем, тюбингны тотып калмакчы булдым, тик тота алмадым. Аннары бала бозлы суга төшеп китте», — ди ул.

Хатын яшен тизлегендә суга сикерә, тик тюбинг кырыйга таба йөзеп китә. «Минем итекләремә су тулды, үзем дә бара алмый башладым. Тик башымда бер уй — Юстина ераккарак йөзеп китә бит. Аннары сикереп диярлек чыктым да тиз-тиз итеп йөзә башладым, бик тиз куып җиттем», — ди Раиса.

Күпбалалы ана тюбингны куып җитә, ныклап ябыша һәм кире йөзеп чыга алмаячагын аңлый. Ул икенче яктагы ярга чыгу җаен карый. Тик анда да ярга чыгу кыен була, боз ватыла башлый.

Әни кеше тюбингны көч белән боз өстенә этеп мендерә, үзе могҗиза белән генә ниндидер бер чыгынтыга ябыша һәм ярга чыга. Шуннан соң Раиса ярдәм чакыра башлый, дип яза "Интертат".

Бу хәлне күреп торган шаһит ир-атлар боз аша үрмәләп килеп, ярдәм иткән. Алар арасында Раисаның ире дә булган. Бала имгәнмәгән, ул юешләнеп беткән. Аннары алар таксига утырып өйләренә кайтып киткәннәр, диелә хәбәрдә.

Автор: Резеда Галикәева

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тау шуу тюбинг