Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бала үзе йөгереп чыкмакчы булган...

Салават шәһәрендәге янгында 4 яшьлек кыз һәлак булган иде. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыкланды.

Баланың гәүдәсен, күрәсең, подъездда тапканнардыр. Янгын дөрләп киткәнгә кадәр сабыйның әнисе, төтен исен сизеп, беренче катка төшкән. Әмма кире фатирына барып җитә алмаган. Ул вакытта дүртенче кат төтен белән күмелгән. Бу хакта хатынның тормыш иптәше һәм һәлак булган кызның әтисе сөйләгән.

- Көчле төтен булган. Шуның аркасында югарырак күтәрелә алмаган. Бу вакытта фатирда хатынымның сеңлесе бар иде. Ул тугыз айлык кызны алып чыга, аннары дүрт яшьлеге артыннан йөгерә. Күрәсең, бала үзе фатирдан чыгып, каршыга килгән, алар бер-берсенә бәрелеп егылган һәм, искә тончыгып, шунда ятып калган. Башта апасы табылды, аннан кечкенә баланы тартып чыгардык, - диде ул.

Әле 17 яшьлек кыз реанимациядә. Аның хәле авыр дип бәяләнә.

Янгын күрше фатирда чыккан. Анда яшәүче ир бу вакытта өйдә булмаганлыгын белдергән. Кайбер чыганаклар белдерүенчә, ул исерек булган һәм, янгын чыккач, фатирыннан качкан. Тикшерү бара, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: bash.new.ru
Автор:Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын бала үлгән