Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балачакка кайтып килдек

Алтын көзнең кояшлы матур иртәсендә бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасы әти-әниләрне үзенә кунакка дәште.

Гади генә бәйрәмгә түгел, ә муллыкка, байлыкка төрелгән көзгә багышланган иде ул. Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче ул һәм кызларыбыз белән без дә балачакка кайткандай булдык. Чара безне беренче минутыннан үз эченә алып кереп китеп, соңгы минутларына кадәр сихерләгәндәй тотты. 3-4 яшьлек балаларга шигырьләр, җырлар, биюләрне ничекләр өйрәтеп бетерә алгандыр тәрбияче апалары, тик һәрбер бала бөтен күңелен биреп концертны бик югары дәрәҗәдә баруына үзеннән көч куйды.

Сабыйларыбызны якын күреп яратып, аларга тәрбия бирүче Гөлчәчәк Сафина, Кадрия Рәхматуллина һәм Альбина Иманаевага, шулай ук музыка тәрбиячеләре Илсөяр Ибраһимовага, бәйрәмдә катнашкан башка тәрбиячеләргә олы хөрмәтебезне җиткерәбез. Киләчәктә дә сездән һәм балаларыбыздан шундый матур бәйрәмнәр көтеп калабыз.

Фото: http://demo.karandashispb.ru/d/771464/d/m_photo_1259682396.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250