Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балалар агуланганнан соң, «Ривьера»ның баш инженерының урынбасары тоткарланган

Дүшәмбе көнне «Ривьера» аквапаркында алты кеше (шуларның бишесе – бала, берсе – олы кеше) агуланды.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, Казан аквапаркындагы гадәттән тыш хәл (анда биш бала һәм бер олы кеше агуланган иде) «Ривьера»ның баш инженеры урынбасары үз вазифаларын тиешенчә үтәмәү аркасында килеп чыккан.

Нәкъ менә ул суны әзерләүгә җаваплы булган, шул исәптән анда дезинфекцияләү чараларын контрольдә тоту өчен дә җавап биргән.

Ир-ат үз гаебен танымаган. Якын арада тикшерүчеләр аквапаркның баш инженеры урынбасарын кулга алу турында үтенеч белән судка мөрәҗәгать итәргә ниятли.

«Татар-информ» агентлыгы узган дүшәмбедә «Ривьера» аквапаркында алты кеше (шуларның бишесе – бала, берсе – олы кеше) агулануы турында хәбәр иткән иде. Авыр хәлдәге бер баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. Ул реанимациядә ята.

Чыганак: ТИ

Фото: соцчелтәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар агуланган