Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балалар бакчасына түләүләрне компенсацияләү турында...

2012 нче елның 29 нчы декабрендә кабул ителгән Россия хөкүмәтенең 273 нче номерлы "Россия хөкүмәтенең мәгариф турындагы" карары нигезендә, социаль яклау бүлеге аша, балалары балалар бакчасына йөргән өчен түләүләр компенсацияләнә иде.

Бу төр компенсациянең күләме әти-әнинең балалар бакчасына түләгән уртача суммасына һәм гаиләдәге ничәнче бала бакчага йөрүенә карап билгеләнә. Мәсәлән, 1 нче балага уртача түләүнең 20%, 2 нче балага 50%, ә 3 нче, 4 нче һәм башка балаларга 70% күләмендә компенсация исәпләнелә.
2015 нче елга балалар бакчасына уртача түләү турында Татартсан Республикасы Министрлар Кабинеты 26.09.2014 елда 690 нчы номерлы карарын кабул итте.
Бу төр компенсация гаилә кеременә бәйле түгел, димәк, гаиләнең кеременнән башка гына исәпләнелә.
Әлеге компенсациядән тыш 2014 нче елдан башлап Балтач районы башкарама комитеты карары нигезендә (№203 27.09.2013ел) өстәмә компенсация түләнелде. Бу төр компенсацияне билгеләгәндә гаиләдәге керем исәпкә алына. Димәк, компенсациянең күләме гаиләдәге 1 кеше башына тигән суммадан һәм бала санына карап исәпләнелә. Мәсәлән, керем 10000 сумга кадәр, 10001-15000, 15001-20000 сум алына. Әгәр бер кешегә керем 20 меңнән артык булса, өстәмә компенсация түләнелми. Керем күбрәк булган саен, өстәмә компенсация кимрәк була.
Югарыда санап узган компенсацияләрне түләү яңа 2015 елда да дәвам итәчәк.
Компенсацияне алу өчен түбәндәге документлар кирәк булачак:
1.Балалар бакчасы белән төзелгән килешү күчермәсе (договор)
2.Гаиләдәге барлык балаларның да туу турындагы таныклык күчермәләре
3.Эш урыныннан әти-әнинең керемнәре турындагы алдагы 3 айның белешмәсе.
4.Бакчага түләү квитанциясе күчермәсе
5. Компенсация күчерер өчен әти-әнинең банктагы исәп номеры.
Әгәр дә гаиләдә балалар саны артмаса, һәм моңарчы бала бакчага йөргән булса, әти-әнинең бары тик алдагы 3 айның гаилә кереме турындагы белешмәсе генә кирәк булачак.
Әти-әниләргә уңайлы булсын өчен без документларны график нигезендә январь, февраль,март айларында балалар бакчаларында да кабул итәчәкбез.Теләгән кешеләргә үзләре социаль яклау бүлегенә килеп документ тапшырырга мөмкин.
Белешмәләр өчен безнең телефоннар:
2-57-94; 2-64-32
2-41-37; 2-41-93
Фото: http://www.deti-club.ru/kompensaciya-za-detskijj-sad-ne-podlezhit-nalogooblozheniyu

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250