Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балалар бакчасында бала өстенә шкаф ауган...

Нәтиҗәдә, 5 яшьлек бала умырткасын имгәткән, күкрәк сөякләрен сындырган.

10 августта Яр Чаллының балалар бакчасында 5 яшьлек балага кием-салым шкафы ауган һәм ул җитди имгәнгән. Нәтиҗәдә, баланың ике күкрәк сөяге сынган. ⠀

Арытаба ачыклануынча, шкаф беркетмәләре төзек булмаган. Шулай ук үткәрелгән тикшерүдән соң башка балалар шкафларында да шундый ук җитешсезлекләр булуы ачыкланган.

⠀ Билгеле булганча, балалар бакчасы җитәкчелеге бу бәхетсезлек очрагы турында беркемгә хәбәр итмәгән, аның сәбәпләрен рәсми тикшерү һәм медицина учреждениесендә баланы тикшерүне оештырмаган. ⠀

Прокуратурада билгеләп үтүләренчә, белем бирү учреждениесенең вазыйфалы кешеләре күрсәтелгән җитешсезлекләрне вакытында ачыкламаган һәм төзәтмәгән. Шуңа күрә тикшерү органнары прокуратура башлангычы буенча «Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, законны бозуга китергән сәбәпләрне һәм хәл-шартларны бетерергә кушкан.

Фото: chistopol-rt.ru сайтыннан.

Автор: Ример Насретдинов

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев