Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балалар бәйрәме сездә уздымы?! Ә менә бездә узды! (+фоторепортаж)

Бүген "Балтач" ял паркында 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан балалар өчен бәйрәм оештырылды.

Һәр елны уза торган бу бәйрәм быел да үзенә бик күп сабыйларны җыйды. Елак көнгә бирешеп тормады, сабыйларыбыз җырлады-биеде, уйнады-көлде. Тәрбияче апалар оештырган уеннар аларның күңелләренә аеруча да хуш килде. Район балаларын бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева килде. Илһам Фидаилевич велосипедларын матур итеп бизәп алып килгән балаларны бүләкләде, Алия Юнысовна исә бик эчтәлекле, матур шигырь укып, күңелләрне нечкәртте. Мондый бәйрәм һәр авыл җирлегендә дә оештырылгандыр, шәт.

Бәйрәмнәребез матур уза хәзер, балаларыбызның бүгенге һәм киләчәк тормышлары да бәйрәмнәр кебек ямьле узсын иде, күгебезне кара болытлар капламасын, сәламәтлек ташламасын! Бәхетле көннәр, якты киләчәк сезгә кадерлеләребез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250