Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балалар мәйданчыгы янәшәсендә... ташландык биналар (+фото)

Алар инде кабат торгызырлык та, нәрсәгә булса да ярарлык түгел. Мондый биналарны сүтеп ату хәерлерәк булмасмы?

Авылдашлар: “Синең иске мәктәп һәм клуб биналарына кереп караганың бармы, анда хәлләр”, – дигәч, бер көн әлеге биналарны карарга бардым. Үзебез, балалар укыганда искиткеч матур бизәлешле, бик матур кичәләре-бәйрәмнәре, башлангыч мәктәптәге сабый чак хатирәләре белән бәйле мәктәпнең ябылуын болай да авыр кичергән идем. Инде ябылганына да ничә ел үтте. Бу еллар эчендә ул бөтенләй яраксыз хәлгә килгән. Бер чорда аны мәчет итеп үзгәртеп булмасмы дип тә йөреп караган идек. Ул чакта ук комиссия аны кешеләр кертергә куркыныч дип тапты. Еллар үткән саен буш торган, ягылмаган бина бүген күп урыннан ярылган, берничә тәрәзәсе ватык, ишеге ачык, эчтә бер бүлмәсендә, бер почмакта урын-җир әйберләре шәйләнсә, икенче бүлмәдә өстәл, урындык, шешәләр... – Бу бинадан мин күңелемә авырлык төяп чыгып киттем.

Янәшәдәге клуб бинасын да, моннан берничә ел элек авыл халкы (хуҗалык идарәсе җитәкчелеге дә ярдәм итәргә әзер иде) белән бергәләп, ремонтларга, тәртипләргә дип планнар корган, беркадәр чистарту эшләрен дә башлаган идек. Әмма арткы стеналарның ярылган, купкан урыннарын, җебегән өлешләрен вата башлау белән, стеналарның шулай ук ремонтларлык булмавы ачыкланды (районнан килгән комиссия фикере). Бүген ул шулай     ук ярым җимерек хәлдә җан ярасы булып утыра. Әле ул елларда бер генә тәрәзәсе ватык булып, анысын да томалап куйган булсак, бүген арткы яктагы бөтен тәрәзәләр ватык, клуб эчендә сәхнә өлешенең идәннәрен сүтеп алганнар, зал өлешендә шулай ук шешәләр...

Ә янәшәдә генә быел җәен ачылган балаларның уен мәйданчыгы... Аннан арырак өр-яңа мәчетебез...Бу биналар янәшәсендә мәктәп һәм клуб аеруча иске, җимерек булып күренсә, икенчедән, инде бу ташландык биналар балалар иминлеге өчен бик куркынычка да әйләнгән. Фаҗигале, хәвефле хәлләр килеп чыкканчы, аларны сүтүне тизләтергәдер инде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш