Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балаларда холык (характер) формалашуы

Эш чәчегез, һәм сез гадәт урырсыз, Гадәт чәчегез, һәм сез холык урырсыз, Холык чәчегез, һәмс сез язмыш урырсыз. У. Теккерей.

Үз балаларын тәрбияләгәндә һәрбер әти-әни баласының нәкъ менә аның тормышын максималь рәвештә бәхетле һәм уңышлы итә торган холык үзенчәлекләрен үстерергә тели. Холык шәхеснең төрле үзенчәлекләренең стабиль рәвештәге бердәмлегеннән гыйбарәт һәм, психологларның фикере буенча, "шәхеснең төше" формалашуы тәмамланганда, 3 яшьләр тирәсендә тиешле дәрәҗәдә формалаша.
3 яшькә кадәрге чорда тирә-юньдәгеләр белән аралаша белү, үзенекен тою, коллективның бер әгъзасы була белү (гаиләнең, төркемнең), үзлектән карарлар кабул итү һәм тирә-юньдәгеләргә тәэсир итә белү (лидерлылык) кебек мөһим социаль күнекмәләр формалаша. Холык ничек формалаша? Баланың холкы нәрсәгә бәйле? Беренче чиратта тәрбиягә. Кайбер әти-әниләр: "Нәселдәнлек ничек соң?" - дип каршы төшәрләр. Еш кына балалар әти яки әнигә холык белән охшаган булалар. Ләкин күп очракта аның "нәселдәнлеге" нәкъ менә тәрбия белән билгеләнелә - чөнки нәкъ менә әти-әниләр бала өчен үрнәк булып торалар. Аларга карап ул теге яки бу очракларга яраклашырга өйрәнә.
Баланың тәрбиясендә олыларның сүзләре һәм өйрәтүләре түгел, киресенчә, аларның эшләгән эшләре төп рольне уйныйлар. Әгәр әти-әниләр кычкырып талашалар икән, кычкыруның һәм начар сүзләр әйтүнең ямьсез икәнен күпме генә аңлатма, бала бөтен проблемаларны тавыш чыгару аша чишәргә өйрәнәчәк. Әгәр әти белән әни тирә-юнь белән аз аралашар икән балаларга да аралашучанлыкка өйрәнергә җирлек булмаячак. Бала туганчы ук салынып куелган темперамент та, теге яки бу факторлар да баланың холкы формалашуында үз вазифаларын үтиләр. Бик ачык күренеп торган меланхолик оптимист һәм балагур булып үсмәячәк. Ә тиз кызып китүче, тере бала башка сүлпәнрәк балалар белән тыныч кына утыруда ярыша алмаячак. Ләкин дөрес тәрбия ярдәмендә күпмедер дәрәҗәдә баланың индивидуаль үзенчәлекләрен корректорларга була. Холыкны табигать тарафыннан бирелгәннең тәрбия белән кушылмасы дияргә була.
Әти-әниләр белергә тиешле иң мөһиме, баланың холкын формалаштыру бүлеп куелган сәгатьләрдә генә түгел, ә һәр секунд саен барырга тиеш. Әти-әниләрнең һәм баланың якыннарының үрнәге - холык торышына тәэсир итүче иң мөһим фактор.
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "Наз"ның
гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү
бүлеге социаль пегагогы Салахова Гөлшат Нургаяновна
Фото: http://www.allwomens.ru/6530-krizis-pervogo-goda-zhizni.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250