Балаларны бет баса?!
XXI гасыр өчен гаҗәеп күренешкә тап булдык, җәмәгать. Шәһәр мәктәпләренең берсендә педикулез очраклары ешайган дигән хәбәргә башта ышаныргамы-юкмы дип, икеләнеп калдым.
Баксаң, башлангыч һәм урта звено сыйныфларда укучы балаларда (хәтта ир балаларда да) бетләгән балалар саны ишәя бара икән. Бетләгән балалар “больничный”га җибәрелгән, ә ата-аналар даруханәләрдән бетләүгә каршы препаратлар сатып ала. Кайберәүләр моны җәйге ялдан соң була торган күренеш дип акланалар. Әмма моның сәбәбен анык кына әйтеп булмый.
Балачакта үзем дә бетләүдән курка идем. Авылдагы ишле балалы йортта балалар бетләгән дигән хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Ояты ни тора бит! Бетле дип үртәүләр, ул балалардан читләшү, алар белән уйнамау, хәтта якны килмәү бу балаларның психикасына ничек тәэсир итүен чамалыйсыздыр.
Сугыш чорында, аннан соңгы елларда халыкның бетләве аңлашыла. Хәзерге заманда инде элеккеге кебек атнага бер мунча кергәндә баш юу очраклары бетте, кайберәүләр башны көн дә юа. Димәк, эш чисталыкта түгел. Чәчне никадәр чиста тотсаң да, гел юып торсаң да, кеше канын эчеп тукунаучы бу хәшәрәтләр - бетләр авыру кешедән иярергә мөмкин. Иң мөһиме – коллективта, сыйныфта бетле кеше барлыгы ачыкланса, аны тиз арада дәваларга кирәк. Бет кешегә күчкән генә чорда аны тиз бетерергә була, ә менә үрчесә, хәл катлаулана. Иң яхшысы – механик юл белән юк итү, диләр табиблар. Чәчне вак тешле тарак белән тарарга кирәк. Урын-җир әйберләрен, өс һәм баш киемнәрен кайнар пар белән үтүкләргә кирәк.
Бетләр кешелекне элек-электән озата килгән борынгы чирләрнең берсе. Гомер-гомергә “пычраклар авыруы” саналган әлеге чир хәзерге заманда да очрый. Саннарга игътибар итсәк, Россиядә ел саен 300 меңләп педикулез очрагы теркәлә. Чынлыкта аларның саны тагын да күбрәк, диләр белгечләр. Ни өчен дигәндә, күпләр бу авыру белән табибка барырга ояла, авыру белән өй шартларында көрәшә.
Бер карасаң, хәзер бетләп йөрү заманы булмаса да, дәүләт учреждениесендә балаларның мондый аяныч хәлгә таруы куркыныч, әлбәттә. Ләкин бала үзен чиста тота алмый, сабыйлары сәламәтлеге өчен җаваплы ата-аналар һәм укытучылар, тәрбиячеләр баланың шәхси гигиенасына игътибарны көчәйтсеннәр иде. Балаларга шулкадәр битараф булмасак иде.
Фото: https://pixabay.com/ru/photos/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев