Балаларны имгәнүдән саклыйк!
Бүген илебездә генә түгел, ә бар дөньяда “пыяла балалар” буыны үсеп килә. Врач-таравматологлар ХХI гасырда дөньяга килүчеләрне шулай дип атый.
“Атлап барган җирдән генә егылып, кулын сындырган”, “урындыкта селкенеп утырганда, әйләнеп төшеп, аягын имгәткән” һ.б. Элек мондый хәлләр сирәк ишетелә иде, бүген атлаган саен. Соңгы 30 елда балаларның төрле дәрәҗәдәге травмалар алу очраклары берничә тапкырга арткан. Бу нилектән шулай һәм статистиканы яхшырту юллары бармы?
Август аенда “Сихәт”тә Уфа шәһәренең 3нче санлы балалар поликлиникасының югары категорияле табибы, травматолог-ортопед Рәзиф Хаҗип улы Хәкимов белән басылып чыккан әңгәмәдән соң редакциягә бик күп хатлар килде, телефоннан шалтыратулар булды. Әти-әниләрне, нәнәй-картәниләрне бер үк сорау борчый – ничек итеп балаларны төрле бәла-казаларга юлыгудан сакларга?
– Бүгенге буын балаларының, элеккеләренә караганда, “буыннары сыеграк” диләр. Бу шулаймы, Рәзиф Хаҗипович?
– Чынлап та шулай, соңгы 2-3 дистә ел эчендә балалар бик тә үзгәрде. Советлар чорында урамда абынып егылган яки утыргычтан егылып төшеп кенә имгәнгән хәлләр истә калмаган. Ә бүген исә мондый пациентлар еш очрый.
– Моны нәрсә белән аңлатырга соң?
– Чөнки балаларның сөякләре сизелерлек зәгыйфьләнә бара. Моңа берничә сәбәп бар. Исегездәме икән, элек әниләр безне уеннан өйгә көчкә кертеп ашата иде. Бездә бер генә теләк – тизрәк урамга уйнарга чыгып чабу. Ә анда чаба-чаба без караңгы төшкәнен дә сизми кала идек хәтта. Шуның уңай нәтиҗәсе –сөякләр нык булды.
Ә бүген килеп берәр кеше баласы белән иртән торып гимнастика эшлиме? Менә сез мәче яки этләргә генә күз салыгыз әле: алар рәхәтләнеп киерелми торып, аякларына басмый да. Киереләләр-тартылалар, алар шулай итеп үзләренең мускулларын язалар. Монда спорттагы кебек: әгәр дә тәнен язмаса-кыздырмаса – спортчы травма алырга мөмкин (автордан: бүген Совет чорында һәркем тапшырырга бурычлы булган ГТОны Русия укучыларының нибары 10 процент чамасы гына үти ала дип хәбәр итә статистика).
– Ләкин бит физкультура дәресләренең мәктәптә генә түгел, ә балалар бакчаларында да үткәрелүен беләбез.
– Анысы шулай, ләкин физкультурага караш та, таләпләр дә үзгәрде шул инде. Бүген әти-әниләр артык күп белә һәм үзләрен дә, балаларын да арысландай яклыйлар: бала дәрестә берәр кечкенә җәрәхәт алып карасын, укытучы мескенне ни көтә? Шуңа укытучы да артыгын түгел, хәтта тиешлесен таләп итәргә дә курка бүген.
Ә озак утыруга килгәндә, балаларда ул кечкенәдән формалаша. Монда төп гаеп – гаджетлардыр. Балаларыгызга күз салыгыз әле – барысының да кулында телефон бит!
– Физик көчергәнешләр җитешмәүдән тыш бала сөякләренең зәгыйфьлегенә ниләр тәэсир итә?
– Икенче төп сәбәпләрнең берсе – туклану. Элек балаларга даими сөт ризыклары бирелә иде, ә бу – кальций һәм башка кирәкле микроэлементлар дигән сүз.
Тагын да һәр пәнҗешәмбедә балык көне була иде, исегездәме? Мондый көнне Советлар Союзының барлык ашханәләрендә дә балык ашлары әзерләнде. Балык яратмаган балалар өчен краб таякчыклары тәкъдим ителә иде, алары инде бүгенге кибетләрдә сатылган кебек түгел, ә треска балыгыннан эшләнә һәм бик тәмле була иде.
– Бүген дә бит балалар учреждениеләрендә ризыклар аларның яшен исәпкә алып әзерләнә. Тик, нигәдер, балалар ашарга атлыгып бармый...
– Менә шунда проблема килеп туа да инде: бүген туклануга файдалы нәрсәләр кертәләр кебек, тик балалар моны ашарга теләми. Мәсәлән, диңгез кәбестәсе. Чынлап та, анда йод та, тозлар да бар, ләкин бала ашарга теләми. Аннан аксымны арттыру максатында ризыкларга борчак кушу башланды. Нәтиҗәдә, менюларда барсы да балансланган, углеводлар, майлар һәм аксымнарның микъдары нормада кебек, ләкин бала еш кына тукланудан баш тарта.
Эчәр су белән барсы ачык түгел. Бүген кулланыла торган популяр фильтрлар суның катылыгын киметә, әлбәттә, ләкин шул вакытта аннан кальций, магний һәм фосфорны юып ташлый. Кибетләргә керсәң, “балалар өчен махсус су” дигән шешәләрне күп күрергә була. Әйе, аларда чынлап та микроблар юк, ләкин организм өчен кирәкле минераль тозлар да юк бит! Нәтиҗәдә балалар тиешле микроэлементларны җитәрлек күләмдә ала алмый һәм бу аларның сәламәтлегендә, аерым әйткәндә, сөяк ныклыгында чагылыш таба.
–“Өмет”не укучыбыз оныкларының менә инде икенче тапкыр өстәлдән кайнар чәйне тартып төшереп пешүе һәм аны дәвалау өчен чамасыз күп дарулар һәм нервлар кирәккәнлеге турында хат язган...
– Мәктәпкәчә яшьтәге балалар еш пешәләр шул. Шунысы кызык, элек әниләргә балалары белән утыру өчен 1 ел декрет ялы бирелгән вакытта, пешүче балалар арасында 1 яшькә кадәргеләр күп булган. Яшь ярымга кадәр утыра башлагач, бу күрсәткеч яшь ярымга кадәр күтәрелгән. Ә декретны 3 яшкә кадәр арттыргач, пешү травмалары нәкъ шул яшь биеклегенә үскән. Ә менә дәүләт учреждениеләрендә – балалар бакчаларында һәм балалар йортларында – мондый травмалар бик аз теркәлә икән. Ничек кенә шаккатыргыч яңгырамасын – балалар өчен иң куркыныч урын, урамнан кала, әти-әниләре белән яшәгән йорт булып чыга. Алай гына да түгел, бала артыннан никадәр күбрәк кеше караса, травма алу куркынычы да шуның кадәр арта бара.
– Бүгенге балалар, элеккеләренә караганда, күпкә тиктормасраклар диләр...
– Андыйлар күп инде ул (көлә). Элек бергә эшләгән табиб-психоневролог әйтә иде: безнең бүгенге пациентлар – безнең элекке пациентларның балалары дип. Бүген еш кына балаларга “гиперактивность”, “гипермобильность” дигән диагнозлар куела. Бу, гадәттә, баш сөяге эчендә кан басымының югары булуы аркасында килеп чыга. Мондый балаларга табиб тарафыннан дәва билгеләнә. Чөнки аларның травма алу, машина астына керү яки ишек урынына тәрәзәдән очып чыгу куркынычы зуррак булучан...
– Бүген балаларны урамга куып та чыгарып булмавы хакында күп сөйлибез. Ә бит, икенче яклап, аларның күбесе замана транспортын – гироскутерлар, сигвейларны “иярли”...
– Аннан табиблар аларның сынган урыннарын дәвалап хәлдән тая. Соңгы чорда әти-әниләр гироскутердан егылган балалары белән еш мөрәҗәгать итәләр. Чөнки алар, балаларын шатландырырга теләп, нәкъ шуларны күпләп бүләк итә башладылар. Ә бит аңа баланы бастырганчы, алар башта үзләре файдаланып карарга бурычлылар! Чөнки алар белән идарә итү һич тә ансат түгел – гироскутерда йөрү өчен ныклы табаннар, вестибуляр аппаратның эшчәнлеге яхшы булу кирәк. Балалар платформага басалар да, югары тизлекне җыялар да... егылалар. Хәтта егыла да белмиләр. Моңа да бит өйрәнергә кирәк! Нәтиҗәдә, без буын эчендә сынган катлаулы травмалар белән очрашабыз.
– Бүген шәһәр урамына чыксаң, олысы-кечесе самокатка баскан. Аның белән идарә итә алмау сәбәпле травматологка мөрәҗәгать итүчеләр бармы?
– Әлбәттә, бар. Минемчә, ике тәгәрмәчле самокат файдалы нәрсә ул. Әйе, аның белән дә травма алу куркынычы бар, ләкин шул ук вакытта ул балада координацияне тәрбияләргә булышлык итә. Самокатта йөрү өчен баланы махсус саклану чаралары белән тәэмин итегез, шул да җитә. Соңгы чорда менә өч тәгәрмәчле самокатлар күренә башлады – бу бик начар. Чөнки ике тәгәрмәчлесенә баскач, бала самокатны ничек борырга кирәклеген белә: ул гәүдәсен кирәк якка борырга тиеш. Ә менә өч тәгәрмәчлесендә аннан гәүдәсе белән бик аз дәрәҗәдә идарә итү таләп ителә, шуңа да координацияне ныгыту белеменнән бала мәхрүм кала.
Бер көнне җәяүлеләр чыга торган юл янында танышымны көтеп шактый басып торырга туры килде: мине, табиб буларак, әти-әниләрнең балаларына карата гаять аз игътибарлы булуы шаккатырды. Берсе дә минем күз алдымда: “Тукта, сулга карыйк әле, улым (кызым), машина килмиме икән?” димәде. Балаларын сәпитләрдән төшереп тормый гына җилдереп юл аша чыгалар.
Тагын да бер зыянлы транспорт дип атыйммы икән – коляска-велосипедлар. Менә алар чынлап та бәла тудырырга сәләтлеләр. Чөнки бала руль артында утыра да кебек, ләкин шул ук вакытта ул велосипед белән идарә итми. Ул алга бару өчен берни дә эшләми, шулай итеп чираттагы физик көчергәнештән мәхрүм ителә. Әлбәттә, педальләрне әйләндерә, ләкин ата-ана аны тартып-этеп алып бара. Ә иң куркынычы шунда – ата-аналар балаларын хәтта юл аша чыкканда да велосипедтан кулларына алмыйлар...
– Кулга алу кирәк дисезме?
– Әлбәттә! Чөнки балада кече яшьтән үк җәяүле үтә торган юлны да велосипедта яки башка транспортта җилдереп үтәргә мөмкин икән дигән караш тәрбияләнә. Бу самокатларга да кагыла. Бер көнне җәяүлеләр чыга торган юл янында танышымны көтеп шактый басып торырга туры килде: мине, табиб буларак, әти-әниләрнең балаларына карата гаять аз игътибарлы булуы шаккатырды. Берсе дә минем күз алдымда: “Тукта, сулга карыйк әле, улым (кызым), машина килмиме икән?” димәде. Балаларын сәпитләрдән төшереп тормый гына җилдереп юл аша чыгалар.
Ә бит статистикага күз салсак, балалар алган төрле травмаларның күбесе нәкъ менә җәяүлеләр кичүендә теркәлә...
Гөлнара Арсланова.
omet-rb.ru
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев